Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешән укытучылары Казанда сату иттеләр

"Казан" агросәнәгать паркында мәгариф учреждениеләренең авыл хуҗалыгы һәм халык сәнгате һөнәрчелеге эшләнмәләре республика ярминкәсендә район мәктәпләре дә актив катнаштылар. -Ярминкәгә барлык мәктәпләрнең дә вәкилләре үз продукциясен алып барды, - ди район мәгариф бүләге начальнигы урынбасары Флюра Рәхимҗанова. - Шәһәр халкына мәктәп яны участокларында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш, кайнатмалар, маринадланган яшелчәләр тәкъдим...

"Казан" агросәнәгать паркында мәгариф учреждениеләренең авыл хуҗалыгы һәм халык сәнгате һөнәрчелеге эшләнмәләре республика ярминкәсендә район мәктәпләре дә актив катнаштылар.

-Ярминкәгә барлык мәктәпләрнең дә вәкилләре үз продукциясен алып барды, - ди район мәгариф бүләге начальнигы урынбасары Флюра Рәхимҗанова. - Шәһәр халкына мәктәп яны участокларында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш, кайнатмалар, маринадланган яшелчәләр тәкъдим иттек. Шулай ук камыр ризыклары һәм кул эшләнмәләре дә алып барган идек. Яшелчәләргә сорау аеруча зур булды, аларны бик тиз алып бетерделәр.

Чирмешән районы, ярминкәдә актив катнашуы өчен, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Мәгариф һәм фән министрлыкларының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Безнең сайтта укыгыз:

Чирмешәндә ана капиталына сертификатлар тапшырдылар

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17475

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined мәктәпләрен тәмамлаучылар Казанда акция

2
X