Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешәндә үткән ярминкәдә алмагач үсентеләрен күп алдылар

Чирмешән халкы быел яз алмагач һәм карлыган үсентеләре утыртып калдыра. Үткән ярминкәдә күпчелек аларның үсентеләрен алды.

Алмагачның берсен 300-450, карлыганныкын 150-250 сумнан саттылар.

-Виноград, груша үсентеләре дә алалар, - ди Вячеслав Афиногенов, - Безнең үсентеләр районлаштырылган, климатка яраклаштырылган.

Ярминкәдә килограммын уртача 20-24 сумга – сортлы бәрәңге, 100гә – суган орлыгы, 115-120 сумга – кыяр, 150-250гә помидор да тәкъдим иттеләр. Каз бәпкәләре – 400, мулардлар – 300, үрдәк бәпкәләре 200 сумга бәяләнде. Сыер ите дә бар иде - килограммы 300 сум.

-Чәчә торганнарны чәчеп калырга кирәк, - ди ярминкәгә Лашманнан килгән тәҗрибәле бакчачы Рөстәм Галимов. - Сзга чәч, дип белеп әйтәләр. Язгы җылылар соңга калды быел, җәйгә яңгырлар фаразлыйлар. Мин дә бу көннәрдә, балалар кайткач, бәрәңге чәчәргә җыенам. Әллә нинди сортларын әзерләп куйдым.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән

2
X