Чирмешәндә ярминкәдә халык күбрәк питомникларда үстерелгән җиләк-җимеш агачы үсентеләре алды
Үткән атна ярминкәсендә халык күбрәк питомникларда үстерелгән җиләк-җимеш агачы үсентеләре алды. Карлыган үсентесенең берсен 250 сумнан саттылар. Чирмешәндә үткән бу ярминкәдә берсе 250гә - тавыклар, килосы 100-120гә - орлык суганы, 150-250гә - җимеш, шулай ук чәчәкләр һәм чәчәк орлдыклары, бозаулар, каз бәбкәләре дә бар иде. Аксубай районының Тимошкино авылыннан берәү...
Үткән атна ярминкәсендә халык күбрәк питомникларда үстерелгән җиләк-җимеш агачы үсентеләре алды. Карлыган үсентесенең берсен 250 сумнан саттылар.
Чирмешәндә үткән бу ярминкәдә берсе 250гә - тавыклар, килосы 100-120гә - орлык суганы, 150-250гә - җимеш, шулай ук чәчәкләр һәм чәчәк орлдыклары, бозаулар, каз бәбкәләре дә бар иде. Аксубай районының Тимошкино авылыннан берәү капчыгнын 780-1020 сумнан төрле составлы катнашазык сатты.
Эре малга, кош-кортка да бара, тиз көрәйтә торган азык. Бодай, солы да тәкъдим иттеләр.
-Бәйрәм көннәрендә байтак кош-кортка заказ алдык, бүген дә яхшы саттык, - ди мондый ярминкәләргә еш килүче Ислам Габшакиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев