Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Тәртип» тапшыруларын Яр Чаллы шәһәрендә FM ешлыгында тыңларга мөмкин

Аның өчен радиоалгычларны Чаллыда 90,2 FM ешлыгына көйләргә кирәк.

Татар телендә чыга торган «Тәртип FM» радиосы тапшыруларын бүгеннән башлап тәүлек әйләнәсендә Яр Чаллы шәһәрендә 90,2 ешлыгында тыңлап була. Биредә яшәүчеләр тапшыруларны моңа кадәр бары тик интернетта тыңлый иде, - дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы. 

Чаллыдагы FM ешлык — Татарстанда «Тәртип» тапшырулары тәүлек буе трансляцияләнә торган икенче ешлык (беренчесе Казанда, 93,1 FM). Моңа кадәр дүрт елга якын әлеге тапшырулар чикләнгән сәгатьләрдә «Болгар» радиосы эфирында чыгып килде. Татар җәмәгатьчелеге күп тапкырлар «Тәртип»нең тәүлек әйләнәсе эшләвен сорады. Август уртасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика хөкүмәте ярдәме белән «Тәртип» тапшырулары FM ешлыкларда бара башлады, тапшырулар редакциясе исә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте карамагына күчте.

«Чаллы шәһәрендә һәм якын-тирә районнарда татар мәдәнияте, сәнгате белән кызыксынучылар бихисап, бу шәһәрне татарның милли-мәдәни үзәкләренең берсе дияргә була. Шуңа да Чаллыда «Тәртип“не көткән аудитория бик зур дип фаразлыйбыз. Биредә безнең «Күңел» радиосы уңышлы эшли иде, инде менә «Тәртип» тә Чаллыга килә. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, Республика көне уңаеннан Чаллы халкына шундый бүләк ясаганы өчен Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевичка рәхмәтләребезне җиткерәбез», — диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.

«Тәртип» нең баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлова тапшыруларның берьюлы ике FM ешлыклы булуын могҗизага тиң күренеш дип атады. «Президентыбызның һәм тыңлаучыларыбызның ышанычын акларга, күңел кушканча нәтиҗәле итеп эшләргә, инде кабат туу бәхете насыйп булган икән, озак итеп яшәргә язсын „Тәртип“кә. „Тәртип“ ле халык югалмый, татар „Тәртип“сез була алмый! Чаллыдагы тыңлаучыларыбызның тәүлек буе эшләүче ешлыкта көтеп калабыз», — диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев