Синоптиклар татарстанлыларны көчле җил хакында кисәтте
Республикада

Синоптиклар татарстанлыларны көчле җил хакында кисәтте

Төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

19 августта, Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һава шартлары төнлә һәм көндез начараерга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җитүе ихтимал. 

Чыганак


Нет комментариев