Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Ялган хәбәр кыйммәткә төшә

Июнь аенда районда, шөкер, янгыннар булмаган. Ә агымдагы елның алты аенда янгын сүндерүчеләрне сигез тапкыр өй яки каралты-куралардагы янгынны сүндерү өчен чакырганнар, җиде тапкыр чүп-чар янып китү очрагына чыгарга туры килгән. Янгын сүндерү бүлегенә биш ялган чакыру да кергән. -Мондый шаярулар бик аяныч бетәргә, кыйммәткә төшәргә мөмкин. Ялган чакыру җиткерүчеләргә...

Июнь аенда районда, шөкер, янгыннар булмаган. Ә агымдагы елның алты аенда янгын сүндерүчеләрне сигез тапкыр өй яки каралты-куралардагы янгынны сүндерү өчен чакырганнар, җиде тапкыр чүп-чар янып китү очрагына чыгарга туры килгән.

Янгын сүндерү бүлегенә биш ялган чакыру да кергән.
-Мондый шаярулар бик аяныч бетәргә, кыйммәткә төшәргә мөмкин. Ялган чакыру җиткерүчеләргә җәза кырыс,- ди район янгын күзәтчелеге хезмәте дознавателе Фәрит Яруллин. - Әгәр шул вакытта кайдадыр янгын булса, коткаручылар анда кирәк чакта барып җитмәскә һәм зыян күбрәк булырга да мөмкин бит.
Май аенда Мордва Афонькәсендә килеп чыккан янгын пенсионерларны тораксыз һәм каралты-курасыз калдырган. Берәүнең ут белән саксыз эш итүе аркасында хуҗасыз йортта янгын чыга һәм ут телләре күрше ихатага да күчә.
Ут чыккан очракта, бәла хакында кичекмәстән янгын сүндерүчеләргә хәбәр итәргә кирәк. Моның өчен 2-57-01 яки 01 номерын җыярга, ә 112 номерына шалтыратсаң, бердәм коткару хезмәтенә "эләгәсең". Кәрәзле телефоннан 8843-96-01-111 номерын җыйганда да трубканы янгын сүндерүчеләр алачык.
Һәр йортта беренчел янгын сүндерү җиһазлары булырга тиеш. Җәй айларында, аеруча коры һәм кызу көннәрдә бакчаларда зур савытларда су запасы булдырырга кирәк.
Белеп торыйк: кызу һәм коры көннәрдә урманнарга керү дә тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан