Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Ветераннарга торак бар, ә яшь гаиләләргә?...

Гариза язган күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бүлеп бирергә, аларны бер ай эчендә ызанлап, кадастр исәбенә куярга һәм таныклыкларын кулларына тапшырырга кирәк. ТР Министрлар Кабинетында, видеоконференция режимында үткән чираттагы киңәшмәдә Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бу эшнең озакка сузылуына ризасызлык белдереп, шундый конкрет срок куйды. "Бернинди аклануларны да кабул итмәячәкмен, сәбәп...

Гариза язган күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бүлеп бирергә, аларны бер ай эчендә ызанлап, кадастр исәбенә куярга һәм таныклыкларын кулларына тапшырырга кирәк.


ТР Министрлар Кабинетында, видеоконференция режимында үткән чираттагы киңәшмәдә Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бу эшнең озакка сузылуына ризасызлык белдереп, шундый конкрет срок куйды. "Бернинди аклануларны да кабул итмәячәкмен, сәбәп эзләмәгез, болай да озакка сузылды", - диде республика башлыгы.

Безнең районда 77 күп балалы гаилә участоклар сорап мөрәҗәгать иткән. Димәк, алар бер ай эчендә җир кишәрлекләре ияләре булачаклар.

Киңәшмәдә шулай ук сугыш ветераннарын һәм аларның толларын фатирлар белән тәэмин итү мәсьәләсе дә каралды. Бу юнәлештә республикада һәм районыбызда да байтак эш башкарылды. Сүз уңаеннан, әлеге категориягә керүче гражданнарга 993 мең 600 сум күләмендә субсидия бирелә. Районда 137 кеше бу акчага ирекле базардан торак сатып алган. Чирмешәннән Анфиса Котина һәм Кармыштан Миннеруй Хәммәтшиналарга өйләр төзелә, ә Якты Таудан Сәлимә Хөснуллина һәм Лашманнан Сара Гыйматдиноваларга төзелеш материаллары кайтартылган.

Видеобрифингта социаль ипотека турында да сүз булды. Бу мәсьәлә буенча безнең районда әлегә ниндидер эш алып барылмый. "Сәбәп социаль ипотека буенча фатир алырга теләүчеләр булмауда түгел, ә тиешле органнарның бу юнәлештә мәгълүмати - аңлату эшләре алып бармауларында", - диде район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин.

Чынлап та, безнең белгечләр дәшми калуны кулаерак күрәләр бугай. Югыйсә, республика буенча шундый уңышлы эшләп килүче программада катнашырга теләүче яшь гаиләләр булмавына ышануы кыен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән күп балалы гаиләләр җир