Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Уңышны янгыннан саклыйк

Урып-җыюда катнашучы һәр хезмәткәр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белергә һәм катгый үтәргә тиеш. Урак вакытында урманнар яки автомобиль юллары белән янәшә урнашкан кырларның читләрен 4 метр киңлектә чабып һәм сөреп чыгарга кирәк. Техниканың кабызу һәм ягулык бирү системасын төзек хәлдә тоту зарур. Механизаторлар ягулык савытларының һәм электр җиһазларының төзеклеген көн саен...

Урып-җыюда катнашучы һәр хезмәткәр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белергә һәм катгый үтәргә тиеш.


Урак вакытында урманнар яки автомобиль юллары белән янәшә урнашкан кырларның читләрен 4 метр киңлектә чабып һәм сөреп чыгарга кирәк.

Техниканың кабызу һәм ягулык бирү системасын төзек хәлдә тоту зарур. Механизаторлар ягулык савытларының һәм электр җиһазларының төзеклеген көн саен тикшерергә тиеш. Барлык комбайннарда һәм агрегатларда ут сүндергечләр, көрәкләр һәм янгын сүндерү өчен кирәкле башка төрле инвентарь булдырырга кирәк.

Ягулыкны двигательне сүндереп һәм көн яктысында салу таләп ителә.

Һәр техниканы да чаткы сүндергечләр белән тәэмин итәргә.

Эскертләрне электр үткәргеч линияләрдән - 15, юллардан - 20, бина һәм корылмалардан 50 метрдан да якынрак куярга ярамый.

Уңышны башка материаллар һәм җиһазлар белән бер бинада саклау тыела.

Авыл хуҗалыгының һәр объектында янгынга каршы щит булдырырга кирәк. Анда икешәр ут сүндергеч, көрәк, балта, чиләк, лом һәм өч багор урнаштырылырга, моннан тыш су һәм ком да булырга тиеш.

Фәрит Яруллин,
Чирмешән районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең сорау алучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Янгын куркынычсызлыгы