Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Ульяновка яшүсмерен психотерапевт тикшерәчәк

Ульяновкадан бер яшүсмер ике айда өч тапкыр кеше милкенә кул сузган. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында бу егетнең дә кырын эше тикшерелде. Г. бер-бер артлы диярлек өч өлкән кешенең өенә кергән. 17 яшьлек егет элегрәк тә мондый җинаять юлына баскан булган. Җитеш, тәртипле гаиләдә үскән,...

Ульяновкадан бер яшүсмер ике айда өч тапкыр кеше милкенә кул сузган.

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында бу егетнең дә кырын эше тикшерелде.
Г. бер-бер артлы диярлек өч өлкән кешенең өенә кергән. 17 яшьлек егет элегрәк тә мондый җинаять юлына баскан булган. Җитеш, тәртипле гаиләдә үскән, югыйсә. Бу, ярамаган адымга баруын аңлап булмый.
Г. һәм аның әтисе белән әңгәмә үткәрелде, психотерапевтка тикшеренүгә юллама бирелде.
Бәркәтә авылыннан сыра эчкән ике яшүсмерне төнге 11дән соң өйләренә кайтып килгәндә полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Егетләрнең кәефләнеп йөрүләре кыйммәткә төшә. 17 яшьлек егеткә 500 сум штраф салынса, 16 яше дә тулмаганының әти-әнисенә 1500 сум ук түләргә туры киләчәк. Дөрес, малайлар да, әти-әниләре дә ялгышларын аңладылар. Бу хәл аларга зур сабак булгандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ульяновка КДН яшүсмерләр