Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Татар телен татар үзе якламый

Соңгы вакытта татар телен укыту мәсьәләсе зур бәхәсләргә сәбәпче булды. Билгеле инде, барлык мәктәпләрдә дә бу нисбәттән ата-аналар җыелышлары үткәрелде. Безнең улыбыз укучы сыйныфта татар балалары берничә генә, шуңадырмы, татар телен укытуга күпчелек каршы. Башка милләт вәкилләрендә эшем юк, ләкин биредәге татар балалары да ана телендә укудан мәхрүм булып чыга...

Соңгы вакытта татар телен укыту мәсьәләсе зур бәхәсләргә сәбәпче булды. Билгеле инде, барлык мәктәпләрдә дә бу нисбәттән ата-аналар җыелышлары үткәрелде. Безнең улыбыз укучы сыйныфта татар балалары берничә генә, шуңадырмы, татар телен укытуга күпчелек каршы.

Башка милләт вәкилләрендә эшем юк, ләкин биредәге татар балалары да ана телендә укудан мәхрүм булып чыга бит инде. "Туктагыз әле, болай барса, татар балалары да татарча укымый каламы инде, бәлки, безгә башка вариант тәкъдим итәрсез?" - дим. Шулчак берничә ата-ана: "Ә кемгә кирәк соң ул татар теле?!" димәсеннәрме. "Безгә кирәк, - мин әйтәм, - мин улларымның туган телне өйрәнүләрен, татар теле дәресләренең күбрәк булуын телим".

Без әле бу мәктәпкә күптән түгел генә күчтек, шуңа да ата-аналарны белеп бетермим. Исем-фамилиясе татар булган бер баланың әнисенә мөрәҗәгать иттем: "Сез дә татар бит, нигә дәшмисез?"- дим. "Я не татарка, у нас дома муж только татарин, нам татарский не нужен»,- ди бу. Чын мәгънәсендә телсез калдым. Башка милләт кешесенә өйләнүче татар егетен кызганып куйдым.

Тагын шунысына да гарьләнәм, кайбер татар кешеләре - әти-әниләр үзләре татар телен укытуга каршы. Татар үз телен үзе бетерә. Кайберәүләрнең бу хәлгә эче дә пошмый. Аңлап булмый без - татарларны. Татарстанда татар телен бетерергә маташу - гамьсезлек, хәтта милләтнең киләчәгенә киртә кую ләбаса.

Гүзәлия Сафиуллина.

Кадыйр Гомәров фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Карбызны кышка саклау буенча КИҢӘШЛӘР

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/18120

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан якламый татар үзе Татар телен