Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Су да зыян сала

Быелгы язгы ташулар чорында кайбер авыл җирлекләренең әлеге афәткә каршы тиешенчә әзерлектә булмавы ачыкланды. Һава шартларының нинди буласын, табигатьнең холкын - халәтен беркайчан да алдан төгәл фаразлый алмыйсың. Быел да кайбер белгечләр, кар әз яву сәбәпле, язгы ташулар көчле булмаячак дип дәлилләргә тырыштылар. Ләкин кисәк җылытып җибәрү, шул ук вакытта...

Быелгы язгы ташулар чорында кайбер авыл җирлекләренең әлеге афәткә каршы тиешенчә әзерлектә булмавы ачыкланды.


Һава шартларының нинди буласын, табигатьнең холкын - халәтен беркайчан да алдан төгәл фаразлый алмыйсың. Быел да кайбер белгечләр, кар әз яву сәбәпле, язгы ташулар көчле булмаячак дип дәлилләргә тырыштылар. Ләкин кисәк җылытып җибәрү, шул ук вакытта яңгыр да яву елгаларның, буаларның ярларыннан ташып чыгуына китерде.

Быел да районда һәм авыл җирлекләрендә су басуларга каршы комиссияләр оештырылды, район массакүләм матбугат чаралары язгы ташулар вакытында бәхетсезлек очракларын кисәтү буенча мәгълүмати - аңлату эше алып бардылар. Күпчелек автоюлларда су агызу корылмалары, авыл җирлекләре балансларында торучы буаларның эшермәләре чистартылды, гидротехник корылмаларның сулары агызылды. Шул ук вакытта бу эшкә җитди карамаучылар да булды. Бәркәтә, Ивашкино, Яңа Кади, Яңа Элмәле, Шешминка, Туймәт авыл җирлекләрендәге комиссияләр су объектларындагы хәл турында вакытында мәгълүмат бирүне дә оештыра алмадылар. Суның күтәрелүен контрольдә тотмау, буаның авария каналы чүп-чар белән тулу нәтиҗәсендә Яңа Кади авыл җирлеге балансындагы буада авария алды хәле килеп чыкты, плотина җимерелү куркынычы туды. Проблеманы тиз арада хәл итү өчен "Татнефтепроводстрой" җәмгыяте һәм "Татавтодор" җәмгыятенең "Чирмешән" участогы көчләрен җәлеп итәргә туры килде.

Бу хәл авыл җирлекләре башлыкларына сабак булсын иде. Киләчәктә алар инструкция буенча эшләргә, март һәм октябрь башларында буалардан суны агызырга тиешләр.

Сер түгел, районда 30 - 40 еллар элек төзелгән буа плотиналарының күбесе авария яки авария алды хәлендә. Шуңа да алар белән сак эш итәргә кирәк.

Язгы ташулар чорында шәхси һәм күмәк хуҗалыклардагы техника да әзер тора, бу яктан проблема юк кебек.

Ләкин хәл ителмәгән мәсьәлә дә бар. Безнең районда дистәдән артык көймә бар, алар шәхси хуҗалыкларда һәм су басулар чорында кешеләрне яки терлекләрне эвакуацияләү өчен уңайлы түгел. Шуңа да киләчәктә Бәркәтә, Түбән Кармалка һәм Чирмешән авыл җирлекләрен 5 - 7 урынлы моторлы көймәләр белән тәэмин итү зарур.

Наил Сабиров,
муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән язгы ташулар