Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Сөләйман хәзрәтнең кызы әтисенең ничек югалуы турында сөйләгән

Петровский бистәсенең югалган имам-хатыйбы Сөләйман хәзрәт Зариповның кызы Зөлфия Мифтахова белән аралаштым. Зөлфия Казан медицина көллия­тенең 2 курсында белем ала. Дүрт баласы бар. Хәләл җефете Мөхәммәт белән 16 ел гомер итәләр. - Зөлфия, Сөләйман хәзрәт белән соңгы тапкыр кайчан күрештегез? - Китәр алдыннан бер көн алдан, җомга көнне, 5 февральдә....

Петровский бистәсенең югалган имам-хатыйбы Сөләйман хәзрәт Зариповның кызы Зөлфия Мифтахова белән аралаштым. Зөлфия Казан медицина көллия­тенең 2 курсында белем ала. Дүрт баласы бар. Хәләл җефете Мөхәммәт белән 16 ел гомер итәләр.

- Зөлфия, Сөләйман хәзрәт белән соңгы тапкыр кайчан күрештегез?
- Китәр алдыннан бер көн алдан, җомга көнне, 5 февральдә. Әтиләремә балалар белән кунакка килдем. Кич буе матур гына, шаярып-көлеп сөйләште ул. Балалар белән уйнады.
- Ниндиерәк әти иде?
- Беркайчан орышканы булмады. Матур итеп аңлата иде. Бөтен кешене ихтирам итә иде. Аның бер сүз әйтмичә югалуы безнең өчен бик авыр хәл.
- Телефонына шалтыратып булмыймы?
- Кайтырга чыкканда 7 февраль көнне соңгы тапкыр әниемә СМС язды: "Без юлга чыктык, догада булыгыз", - дип. Сәфәргә чыкканда безгә гел шулай яза иде. Энекәшем шул көнне көндезге 11ләрдә шалтыратты, телефоны җавап бирмәде. Дус кешесенә дә шалтыратты, аныкы да җавап бирмәде. 15 минут саен шалтыратып торды.
- Президентка чыктыгызмы?
- Чыктык. Алар беләләр, контрольдә тоталар. Хохорин да, Бастрыкин да белә.
- Путинга хәбәр иттегезме?
- Хат яздык, әлегә җавап юк.
- "Пусть говорят"ка бармыйсызмы?
- Анда барырга кирәк, анысы безнең өчен авыррак. "Жди меня"га яздык, җавап көтәбез.
- Былтыр Сөләйман хәзрәт­нең 21 яшьлек улы Әхмәт үлгән иде бит.
- Әйе, 25 январьда. Ул кайгыдан айнып кына килә идек әле.
Әтием югалган көнендә Суыксу мәчетенә намаз укырга кергән. Шул мәчетнең хәзрәтеннән дә сорадык, көлеп-елмаеп сөйләште, ди. "Чәйгә чакырдым, кермәде. Яктыда өйгә кайтып җитәсем килә", - дигән. Суыксу авылына да бардык, әтием югалган урамда гел кеше йөреп тора. Көпә-көндез 14:30да ике кешене машинага утыртып алып китәләр, бер кеше дә күрмәгән! Машинасы "Альбина" дигән кибет янында калган. Ул машинаны анда кем илтеп куйган - берәү дә белми.
- Машинасын алып кайттыгызмы?
- Юк. Ул Буа районында, дәлил буларак саклана. Шушы көннәрдә бирәбез, диделәр.
- Төшеңә керәме?
- Бик матур керә. Соңгы тапкырында "Нурулла" мәчетендә кабинетында, имеш. "Әтием, ник монда утырасың, ник безнең якка килмисең?" - дигәч: "Эзләдегезме?" - ди. "Эзләдек. Бик күп кеше эзләде", - дидем.
- Рәшидә абыстай Исхакый киявенең югалганын беләме, аңа әйттегезме?
- Әйттек. Белә. Сәгать саен: "Берәр хәбәр килдеме?" - дип сорый. "Яраткан кешесенә сынаулар бирермен", - ди Аллаһы Тәгалә.
- Көнең ничек үтә?
- Ике баланы бакчага, икесен мәктәпкә илтеп кайтам. Аннары әнием янына барам, берүзе калырга курка. Берүзен калдырмыйм. Әтиемә Коръән укып, дога кылабыз, тәсбих тартабыз. Кеше күп килә. Әтиебезне сау-сәламәт килеш күрербез дип өметләнәбез. Кешеләр яшереп тоталардыр дип әйтәләр, шулай гына булсын. Аның белән булган сириялене дә, игелекле кеше булмаса, Россиягә кертмәгән булырлар иде.
- Әтиегез кайтыр. Алла боерса, Зөлфия. Ахыры хәерле булсын. Аллаһы Тәгалә безне ачы хәс­рәтләрдән сакла­сын иде. Амин.
ГАБДЕРӘХИМ.
"Акчарлак"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: имамхатыйп хәзрәт югалды Сөләйман Зарипов