Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Шешминка, Казанка юлларын рәтлиләр

Райондагы кайбер юллардагы чокыр-чакырларны ямап кына да рәтләп бетереп булмый: яхшы ремонт кирәк. "Татавтодор"ның Аксубай филиалына караган Чирмешән участогы хезмәткәрләре бу көннәрдә Шешминка уңаена, Югары Чегодай белән Мордва Афонькәсе арасындагы өлештә, ике километр ярым озынлыктагы арада юл нигезен ком, таш салып ныгыта. Су агызу торбаларын алыштырганнан соң монда яңа асфальт...

Райондагы кайбер юллардагы чокыр-чакырларны ямап кына да рәтләп бетереп булмый: яхшы ремонт кирәк.

"Татавтодор"ның Аксубай филиалына караган Чирмешән участогы хезмәткәрләре бу көннәрдә Шешминка уңаена, Югары Чегодай белән Мордва Афонькәсе арасындагы өлештә, ике километр ярым озынлыктагы арада юл нигезен ком, таш салып ныгыта. Су агызу торбаларын алыштырганнан соң монда яңа асфальт салачаклар. Юл кырыйлары да куркынычсызрак була, аны сөзәгерәк итәләр.
Чирмешәннән тотынып, Казанка уңаена да (чишмәгә кадәр) ике километр ярым озынлыкта юлларның нигезен ныгыталар. Соңрак бу участокка яңа асфальт түшәләчәк.
Чирмешәннән Әмир уңаена "Кармалка борылышы"на кадәр 3 километр ярым арадагы юлны да шомартачаклар. Монда, урыны белән, начар участокларны, иске асфальтын кырып алып, яңа асфальт белән тигезләргә җыеналар.
Тик ясалмаган, яхшы ремонтка чират көтә торган юллар байтак әле районда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шешминка Казанка юллар төзелеше

2
X