Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Конфет дип алданмагыз

Шушы көннәрдә район мәктәпләренең берсенә «Ашыгыч ярдәм” машинасын чакырталар.

- Мин бик курыктым, чөнки баланың хәле бик начар иде, - ди әлеге укучының сыйныф җитәкчесе.

Соңыннан билгеле булганча, укучы егет снюс белән агуланган. Чаң сугарга вакыт: агулану  очраклары инде шактый икән. Киров өлкәсендә хәтта үлем очрагы да булган. Һәм менә әлеге әфәт безнең районга ияләшмәкче.

Кызганычка каршы, кайбер әти-әниләрнең әлеге матдә турында ишеткәннәре дә юк икән, мин моны сораштырулар үткәргәч ачыкладым.

Район үзәк хастаханәсе баш табибы, нарколог Лилия Мортазина әйтүенчә, снюсның бер төргәгендә никотин микъдары тәмәкегә караганда 50 тапкыр күбрәк яисә 3 кап тәмәкедәге кадәр. Снюсны озак вакыт куллану пародонтоз, тешләр бозылу, авыздан начар ис килү, тахикардия, гипертония кебек авырулар да китереп чыгарырга мөмкин. Снюс кулланучылар гади сигарет тартучылар белән чагыштырганда бик күпкә артык күләмдә никотин ала.

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясе утырышында әлеге проблема хакында җитди сөйләшү булды.

Снюсны еш кына конфет дип саталар икән. Кагыйдә буларак, аның беренчесен кабып карарга дигән булып, бушлай бирәләр. Яшүсмерләр әнә шуңа алдана да инде. Бер тәмен белдеңме – тагын кирәк, организм шулай ияләшә һәм һаман сорап тора икән, диләр белгечләр.

– Әгәр бала тынычсыз, агрессивка әйләнсә, мәктәптә начар билгеләр ала башласа, тәмәке тартуга кагылышлы сорауларга кискен җавап бирсә, йокы ритмнары үзгәрсә, ул тәмәке тартмаса да, аннан никотин исе килсә, ата-аналарга бу очракта аеруча игътибарлы булырга кирәк. Иң яхшысы – бала белән бу турыда ачыктан-ачык сөйләшү. Шулай ук аның әйләнә-тирәсендәге кешеләр, дуслары турында хәбәрдар булу мөһим, – ди табиб-нарколог.

Районга агу - конфетны читтән китерәләр, диләр.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев