Комиссия бәяли
Шушы көннәрдә район административ комиссиясе утырышында биш эш тикшерелде һәм чисталыкка җавапсыз караучы йорт хуҗаларына тулаем 7 мең сум штраф салынды. "Комиссия район үзәгендә чисталык рейдларын ешрак уздыра башлады, - ди комиссиянең җаваплы сәркәтибе Зөлфия Әхмәтҗанова. - Күпчелек өй тирәләрен җыештырып куйганнар. Ләкин кайберәүләр бу эшкә бөтенләй керешмәгән. Чирмешәндә йорт...
Шушы көннәрдә район административ комиссиясе утырышында биш эш тикшерелде һәм чисталыкка җавапсыз караучы йорт хуҗаларына тулаем 7 мең сум штраф салынды.
"Комиссия район үзәгендә чисталык рейдларын ешрак уздыра башлады, - ди комиссиянең җаваплы сәркәтибе Зөлфия Әхмәтҗанова. - Күпчелек өй тирәләрен җыештырып куйганнар. Ләкин кайберәүләр бу эшкә бөтенләй керешмәгән. Чирмешәндә йорт тирәләрен җыештырмаучы шундыйларга карата 12 беркетмә төзелде.
Якын арада административ комиссия район авылларына рейдларга чыгып та чисталыкны бәяләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев