Эссе көннәрдә безнең урамда краннардан су килми башлый.
Кайвакыт көндәлек ихтыяҗларга бераз җыеп каласың, ә менә яшелчәләргә сибү турында әйтергә дә юк. Шул ук вакытта кайбер урамнарда яшәүчеләр суны күпме кирәк, шулкадәр куллана. Әгәр ут-күз була калса... Безгә кемнән ярдәм көтәргә: авыл җирлеге башкарма комитетыннан яисә коммуналь хуҗалыктанмы?
Гагарин урамында...

Гагарин урамында яшәүчеләр.
Әккәрәй авылы.
Бу сорауны без Ивашкино авыл җирлеге башлыгы Никонор Ефимовка юнәлдердек.
-Дөрес, әлеге һәм башка кайбер урамнарда җәй көне су проблемасы бар, - диде ул. - Насос тәүлек әйләнәсе эшли, суүткәргечләр төзек, ә су җитми. Ә Чапаев, Заречная, Пушкин, Школьная урамнарында бакчаларга көндез дә, төнлә дә су сиптерәләр. Күбесе су санагыч та куйдырмаган. Без коммуналь хуҗалыкка тариф буенча түлибез бит, дип кенә акланалар. Дөрес, яңгыр яуса, барлык урамнарда да су килә башлый.
"Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте җитәкчесе Айрат Шакиров бу уңайдан түбәндәгеләрне хәбәр итте:
-Әккәрәйдәге кайбер урамнарда су проблемасын тулысынча хәл итү өчен өстәмә скважина кирәк. Бу хакта авыл җирлеге башлыгы белән сөйләштек. Билгеле, скважинаны һәм суүткәргечне төзекләндерүгә шактый акча таләп ителә.
Нет комментариев