Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Девичья Поляна авылындагы янгында 18 баш дуңгыз янган

Девичья Поляна авылында чыккан янгында 18 баш дуңгыз янган. Хуҗалар ун дуңгызны һәм яшь биш бозауны коткарып өлгергәннәр.

Районның янгын күзәтчелеге хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ут казасы хакында аларга хуҗалар үзләре шалтыратып әйткән. Кичке дүртләрдә янгын урынына, беренчеләрдән булып, Ульяновкадан аерым пост янгын сүндерүчеләре бара. Алар килгәндә абзар инде ут эчендә була.

-Соңрак анда Чирмешәннән дә янгын сүндерү машиналары килеп җитте. Әмма ут яхшы ук таралган иде, шәхси  хуҗалыкта агачтан төзелгән абзар тулысынча диярлек янып бетте. Беренчел фаразлар буенча, гадәттән тыш хәл ут белән саксыз эш итү сәбәпле чыккан, - ди районның янгын күзәтчелеге хезмәте начальнигы Рафаэль Гыйниятуллов.  

 

фото: Рафаэль Гыйниятуллов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X