Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чисталык – үзебез өчен

1 апрельдән 1 июньгә кадәр санитар - экологик икеайлык игълан ителгәннән соң, күп кенә оешма һәм предприятиеләр коллективлары, авылларда яшәүчеләр чисталык һәм тәртип урнаштыру буенча актив эш башладылар. Икеайлык барышында зур күләмле эш башкару ниятләнә. Район үзәгендәге предприятие һәм оешмалар коллективларына үз территорияләрендә генә түгел, үзләренә беркетелгән урамнарда да чүп...

1 апрельдән 1 июньгә кадәр санитар - экологик икеайлык игълан ителгәннән соң, күп кенә оешма һәм предприятиеләр коллективлары, авылларда яшәүчеләр чисталык һәм тәртип урнаштыру буенча актив эш башладылар.


Икеайлык барышында зур күләмле эш башкару ниятләнә. Район үзәгендәге предприятие һәм оешмалар коллективларына үз территорияләрендә генә түгел, үзләренә беркетелгән урамнарда да чүп - чарны җыеп чыгару, бордюрларны һәм электр үткәргеч линия баганаларын агарту буручы йөкләнә. Апрельнең беренче яртысында бу юнәлештә байтак эшләнелде, аны дәвам итү кирәк.

Икеайлык барышында һәйкәлләр янында, юл буйларында, урман посадкаларында да тәртип салыначак. Билгеле, һәркем үзе яши торган йорт тирәләрен дә чисталарга бурычлы.

Шунысын да искәртеп үтү урынлы булыр, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган юридик, вәкаләтле һәм физик затлар ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе буенча җаваплылыкка тартылачак.

Зөлфия Әхмәтҗанова,
район административ комиссиясенең
җаваплы сәркәтибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экологик икеайлык