Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәнлеләргә ялгыз өлкәннәрне өйләренә алырга тәкъдим итәләр

Республикада "Өлкәннәрне карарга алган гаилә" ("Приемная семья для пожилого человека") яңа пилот проект старт алды. Үзләрен карый алмаучы өлкәннәрне һәм инвалидларны үзләренә сыендырган гаиләләргә акча да түлиячәкләр. Яңа проектта 55 яшьтән өлкән хатын - кызлар, 60 яшьтән өлкән ир - атлар турында сүз бара. Инвалид булмаган һәм өченче төркем инвалидларны...

Республикада "Өлкәннәрне карарга алган гаилә" ("Приемная семья для пожилого человека") яңа пилот проект старт алды.

Үзләрен карый алмаучы өлкәннәрне һәм инвалидларны үзләренә сыендырган гаиләләргә акча да түлиячәкләр. Яңа проектта 55 яшьтән өлкән хатын - кызлар, 60 яшьтән өлкән ир - атлар турында сүз бара. Инвалид булмаган һәм өченче төркем инвалидларны алганнарга ай саен 4 мең сум, икенче төркемдәгеләргә - 6 мең, беренче төркемдәгеләрне карап торучыларга 8 мең сум акча бирелә.
Опекуннар өлкән кешеләрне махсус учреждениеләрдән, шулай ук стационар хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ ялгыз кешеләрне алырга хокуклы. Карт кешене гаиләгә алу буенча килешү ике як ризалыгы белән генә төзелә. Моның өчен алар халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Гаризадан тыш, опекун гаиләсенең барлык әгъзаларының өлкән кешене кабул итәргә риза булуы турында язу, шулай ук барысының да кереме, милеге, сәламәтлекләре, җинаять җәзасына тартылмау турында белешмәләр кирәк.
Алучы да, гаиләгә килгән кеше дә теге яки бу якның милкенә дәгъва белдерә алмый. Әмма дәүләт тарафыннан билгеләнгән кешеләр өлкәннәрнең кеременә исәп тота ала, өлкән кешенең үзенә 25 проценттан да кимрәк калмаска тиеш.
Районның өлкәннәр һәм инвалидлар йорт - интернатыннан өлкән кешене үз гаиләсенә алырга теләүчеләр булса социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар. Белешмәләр өчен телефоннар: 2-28-30, 2-57-05.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы пилот проект

2
X