Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәнлеләр, бәясенә кызыгып, сәламәтлекләренә зыян китерәләр

Кара Чишмә авылында яшәүче Вазыйх Зыятдиновка быел инде ике тапкыр район суды каршында җавап тотарга туры килгән. Ике очракта да ул теркәлү номеры һәм тиешле акциз маркасы булмаган спиртлы эчемлекләрне өйдән саткан өчен административ җаваплылыкка тартылган. Ел дәвамында район судында андый сигез эш каралган. Чирмешәндә, Ивашкинода, Әккәрәйдә, Кара Чишмәдә, Казанкада,...

Кара Чишмә авылында яшәүче Вазыйх Зыятдиновка быел инде ике тапкыр район суды каршында җавап тотарга туры килгән. Ике очракта да ул теркәлү номеры һәм тиешле акциз маркасы булмаган спиртлы эчемлекләрне өйдән саткан өчен административ җаваплылыкка тартылган.
Ел дәвамында район судында андый сигез эш каралган. Чирмешәндә, Ивашкинода, Әккәрәйдә, Кара Чишмәдә, Казанкада, Түбән Кәминкәдә яшәүче якташларыбыз, легаль булмаган рәвештә спиртлы эчемлекләр сатучылар, 4әр мең сум күләмендә штрафка тартылганнар. Кара Чишмә "эшмәкәре" икенче очракта 5 мең сум штраф түләгән.
Алынган продукция әүвәл экспертизага җибәрелә. Күп очракта андый спиртлы эчемлекләр ГОСТ таләпләренә туры килми, кеше сәламәтлегенә куркыныч тудыра. Кызганычка каршы, законсыз әйләнештәге, начар продукция кулланып, сәламәтлекләренә зыян китергән, хәтта үлгән кешеләр дә бар. Түбән бәядән, "идән астыннан" сатылган аракының составы белән, әлбәттә, сатып алучы кызыксынып тормый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы спиртлы эчемлекләр ялган аракы