Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә урам этләре күбәйгән

Узган, 2013 елда районда 44 кешене эт тешләгән. Лениногорск районында һәм Лениногорск шәһәрендәге гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Чирмешән бүлекчәсеннән белешүебезчә, мондый очраклар Чирмешәндә (16), Лашманда (7), Иске Кадида (3), Түбән Кармалкада (3), Лагеркада, Кармышта һәм башка кайбер авылларда теркәлгән. Шуны да билгеләп үтәргә кирәктер, этләрнең күбесе хуҗалы. Соңгы вакытта район...

Узган, 2013 елда районда 44 кешене эт тешләгән.


Лениногорск районында һәм Лениногорск шәһәрендәге гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Чирмешән бүлекчәсеннән белешүебезчә, мондый очраклар Чирмешәндә (16), Лашманда (7), Иске Кадида (3), Түбән Кармалкада (3), Лагеркада, Кармышта һәм башка кайбер авылларда теркәлгән.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәктер, этләрнең күбесе хуҗалы.

Соңгы вакытта район үзәгендә этләрнең нык артуыннан зарланулар ешайды.

-Балаларны үзләрен генә урамга чыгарырга, мәктәпкә җибәрергә куркабыз,- дип редакциягә дә еш шалтыраталар.

Әлеге проблема уңаеннан, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиевага мөрәҗәгать иттек.

-Бу хәл ел саен кабатланып тора, ул бик катлаулы. Этләргә каршы, мөмкинлектән чыгып, чаралар күрәбез. Нигездә, агу куеп чыгабыз,- ди Светлана Сарыйм кызы.

Ләкин әлеге чараның да нәтиҗәсе күренми, урамда этләр азаймый. Ә халык бу мәсьәләгә нинди карашта?

Вера Тарасова (социаль хезмәткәр): -Кызым балалар сәнгать мәктәбендә укый. Көн саен аны озатып, каршы алабыз, чөнки урамда этләр бик күп йөри, балага һөҗүм итәрләр дип куркабыз. Бу этләрнең - күпчелегенең хуҗалары бар. Минемчә, аларны җаваплылыкка тартырга кирәк.

Владимир Сиямкин (укытучы): -Этләрнең артуы - куркыныч хәл. Минемчә, агу биреп кенә бу проблеманы хәл итеп булмый. Төп чара - аларны атарга.

Марат Сабиров (полиция хезмәткәре): -Этләрне җыю белән шөгыльләнүче махсус оешмалар бар. Бәлки, шуларны чакыртып, җыеп алу оештырырга кирәктер. Бу эш өчен халыктан акча җыйсалар да, каршы килүчеләр булмас.

Виктор Веркин (аучы): - Районда бу проблема белән шөгыльләнүче хезмәт юк. Этләрне агулау да, минемчә, шәфкатьле адым түгел. Элек аучыларны оештырып сукбай этләрне атып йөриләр иде. Минемчә, шулай эшләргә кирәктер.

Кызганыч, урамда этләрне ату закон буенча тыела. Кайберәүләрнең үз этләрен бәйгә куймаулары хакында да әйтеп узу кирәктер. Хөрмәтле газета укучылар, бәлки сездә башка фикерләр бардыр, аларны сайтка яки редакциягә дә язып җибәрә (шалтырата) аласыз.

Эт тешләп, хәтта тырнаган очракта да кичекмәстән район үзәк больницасының хирургия кабинетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X