Чирмешәндә биш бала әнисен комиссия утырышына чакырганнар, тик ул анда килмәгән
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында Иске Сережкино авылында кеше йортына кергән күрше малайларның эше тикшерелде. Әлеге малайлар нигә кеше әйберенә кызыгуларын аңлата да алмый.
Аларның әниләре дә балаларының бу шаярулары зурга китәсен төшенмиләр, үзләренең гаепләрен дә аңлап бетермиләр. Башлангыч классларда укучы ике гаилә малайларының әти-әниләре “яшел елан” белән дуслар, бала тәрбияләү, аларны ашату, өй эшләрен карау, сәламәтлекләрен кайгыртуга игътибар бирмиләр. Балаларның көннәре урамда уза, ярый әле, уку елы башлангач, мәктәптә бераз тамак туйдыра башлаганнар, ди. Комиссия утырышында балаларына дөрес тәрбия бирмәгән ике әнигә дә штраф салынды, тәртипләре үзгәрмәсә аларга ана хокукыннан мәхрүм итү дә яный.
Комиссия утырышына чакырылган биш бала анасы, чирмешәнле О. монда килеп торуны да кирәк тапмаган. Аның өч улы, май аеннан бирле, приютта, бәләкәе балалар йортында, зурысы әбисендә тәрбияләнә. Димәк, ул алар турында уйлап та карамый, балаларын кире кайтару турында уйлаган ана болай эшләргә тиеш түгел.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев