Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән укучысы 1500 сумлык сыра “эчкән“

Районның балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясенең чираттагы утырышында бер әнидән зарланып алдылар. Ул балаларының укуы белән кызыксынмый, укытучыларны кешегә санамый, дорфа. Әле яный да, ди. Улларын, кызларын да шундыйрак рухта тәрбияләгән ана балаларының начар укуында бары укытучыларны, мәктәпне гаепли икән. Монда кем хаклыдыр? Әмма баланың әти-әнисенең холкын үзенә сеңдереп баруы...

Районның балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясенең чираттагы утырышында бер әнидән зарланып алдылар.

Ул балаларының укуы белән кызыксынмый, укытучыларны кешегә санамый, дорфа. Әле яный да, ди. Улларын, кызларын да шундыйрак рухта тәрбияләгән ана балаларының начар укуында бары укытучыларны, мәктәпне гаепли икән.
Монда кем хаклыдыр? Әмма баланың әти-әнисенең холкын үзенә сеңдереп баруы хакында белгечләр еш сөйлиләр. Син нинди - балаң шундый, диләрме әле. Алай дисәң, кайвакыт нинди акыллы, тәрбияле әти-әниләрнең дә балалары начар юлга баскалый. Андыйлар да бар.
Комиссиягә бер яшь хатынны, ике баласын карамый, эчкече дип, чакырганнар. Монда беренче генә килүе түгел. Ул, дөрес, күптән түгел эчүен ташлаган, аракыдан үзе генә арына алмаганлыктан, ярдәм сорап табибларга мөрәҗәгать иткән. Айныгач, эшкә дә урнашкан. Үкенәм, башка алай эшләмим, дип антлар эчте әни кеше утырышка килгәч. Бик ышанасы килә аңа. Әгәр дә инде ул сүзендә тормаса, балалары ни күреп үсәр дә, нинди тәрбия алырлар?
Бер авылда өч малайны кичке 11 дән соң урамда тоткарлаганнар. Кагыйдәләрне бозучыларның әти-әниләрен кисәттеләр дә, штраф та салдылар. Ә бер укучы бала сыра эчкән. Аның әти-әнисенә 1500 сум штраф түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Штраф балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия