Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районында яшәүчеләр һаман штраф түли

Вак-төяк чүпләрне кар каплап китсә дә, район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия чисталыкны тикшерү буенча рейдларны дәвам итә. Төзекләндерү кагыйдәләрен бозучылар табылып тора. -Әле ноябрь аенда гына Иске Элмәле, Бәркәтә, Утыз Имән авылларында берәр беркетмә төзеп хуҗаларына штраф салдык, - ди административ комисси секретаре Татьяна Якимова. - Иске Элмәледә бер...

Вак-төяк чүпләрне кар каплап китсә дә, район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия чисталыкны тикшерү буенча рейдларны дәвам итә. Төзекләндерү кагыйдәләрен бозучылар табылып тора.

-Әле ноябрь аенда гына Иске Элмәле, Бәркәтә, Утыз Имән авылларында берәр беркетмә төзеп хуҗаларына штраф салдык, - ди административ комисси секретаре Татьяна Якимова. - Иске Элмәледә бер йорт хуҗасы, төзелеш калдыкларын җыймаган өчен, 2 мең сум штраф түләргә тиеш.
Чираттагы рейд вакытында Югары Кәминкә һәм Керкәле авылларында да вак-төяк җитешсезлекләргә тап булганнар, ике кешегә кисәтү ясалган. Җәй көне бу авылларда өч беркетмә төзегәннәр. Халык әкренләп пөхтәлеккә өйрәнә, төзелеш материалларын да урамда сакламый, мал - терлекләрен дә ябып асрый, көтүдәгеләрен каршы ала.
Бу ел дәвамында 85 беркетмә төзелеп, 137 мең 500 сум штраф салынган. Кагыйдә бозучылар әлеге сумманың әлегә 122 мең 500 сумын түләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Штраф рейд

2
X