Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районында янгында кеше гомере өзелгән

18 май көнне 135нче янгын частена Иске Үтәмеш авылында янгын чыгу турында хәбәр керә. Янгын сүндерүчеләр авылга барып җиткәндә, ут инде өйне урап алган була. Бераздан йортның түбәсе дә ишелеп төшә. Авыл халкы бу йортта 1941нче елгы ир - ат яшәвен әйтә. Аның мәете янгын урынында табыла. Фаҗига ут белән...

18 май көнне 135нче янгын частена Иске Үтәмеш авылында янгын чыгу турында хәбәр керә. Янгын сүндерүчеләр авылга барып җиткәндә, ут инде өйне урап алган була.

Бераздан йортның түбәсе дә ишелеп төшә. Авыл халкы бу йортта 1941нче елгы ир - ат яшәвен әйтә. Аның мәете янгын урынында табыла. Фаҗига ут белән сак булмау аркасында килеп чыккан, дип фаразлыйлар янгынчылар.
Кызганычка каршы, бу елның биш аенда Чирмешән районында янгын чыгуның җиде очрагы теркәлгән, өчесендә (Лашманда, Түбән Кәминкәдә, Иске Үтәмештә) торак йортлар янган.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Иске Үтәмеш янгынга каршы аерым режим