Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районында банк карточкаларыннан акча югала

Девичья Поляна поселогында яшәүче хатын-кызның банк картасыннан билгесез кешеләр 15 мең сумнан күбрәк акчасын урлаганнар. 01 Районда үткән атнада ут чыгу очраклары булмаган. Хәбәр 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан алынды. 02"Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 6нан 13 июльгә кадәр вакыт аралыгында 34 гариза һәм хәбәр кергән. Шешминкада берәүнең тракторыннан ике аккумулятор батареясы...

Девичья Поляна поселогында яшәүче хатын-кызның банк картасыннан билгесез кешеләр 15 мең сумнан күбрәк акчасын урлаганнар.

01 Районда үткән атнада ут чыгу очраклары булмаган. Хәбәр 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан алынды.
02"Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 6нан 13 июльгә кадәр вакыт аралыгында 34 гариза һәм хәбәр кергән.
Шешминкада берәүнең тракторыннан ике аккумулятор батареясы салдырып алганнар. Чирмешәндәге бер йорттан тимер торбалар, бер төргәк рабица челтәре һәм измә ясау өчен зур савыт югалган.
Бер атна эчендә үтерү белән янауның, кеше кыйнауның, мошенниклыкның һәм алкоголь продукциясен законсыз сатуның берәр очрагы теркәлгән, ике авария булган (кешеләргә зыян килмәгән).
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган 120, участок инспекторлары 18 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03 Ашыгыч медицина ярдәмендә үткән атнаның соңгы көннәрендә 15-17 чакырту һәм мөрәҗәгать итү теркәлгән. Фельдшер Надежда Кузина әйтүенчә, гадәттәгечә, күбрәк югары кан басымы булган кешеләр янына барганнар, көн саен бишкә якын кеше көнкүрештәге җәрәхәтләр белән мөрәҗәгать иткән.
04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 19 заявка үтәгәннәр.
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы карточка банк