Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районында 17 наркоман, 2 токсикоман исәптә тора

26 июнь - Наркоманиягә каршы көрәш көне. Чирмешән районында 161 кеше аракыны "нык яратучы", 17 кеше наркоман, 2се токсикоман буларак исәптә тора. Республикада сәламәтлек саклау оешмалары ел саен 700дән артык наркоманны исәпкә куя. Елга уртача 300-400 наркоман наркотикларны артык күп кулланудан үлә. Аларның күпчелеге 16-29 яшьлек кешеләр. -Бүгенге көнгә район...

26 июнь - Наркоманиягә каршы көрәш көне. Чирмешән районында 161 кеше аракыны "нык яратучы", 17 кеше наркоман, 2се токсикоман буларак исәптә тора.

Республикада сәламәтлек саклау оешмалары ел саен 700дән артык наркоманны исәпкә куя. Елга уртача 300-400 наркоман наркотикларны артык күп кулланудан үлә. Аларның күпчелеге 16-29 яшьлек кешеләр.
-Бүгенге көнгә район үзәк больницасының наркология кабинетында 180 кеше исәптә тора, шуларның 17се - наркоман, 2се - токсикоман, калган 161се алкоголизм белән чирле кешеләр, - ди район үзәк больницасы наркологы Лилия Мортазина. - Полиция хезмәткәрләре ярдәме белән, марихуана һәм морфин куллануның ике очрагы ачыкланды.
Наркомания һәм алкоголизм бүгенге көндә - җәмгыятьнең иң актуаль проблемаларының берсе. Шуның өчен аңа каршы даими көрәш алып барырга кирәк.
Наркомания ул организмның хроник агулануы. Яшьләр арасында наркоманнар саны артуы күзәтелә. Аларның наркотикларга тартылуының төп сәбәбе - гаиләдәге начар психологик хәл. Гаилә җылысы, мәхәббәт җитмәгән бала аны урамнан эзли һәм начар компаниягә эләгә. Шуның өчен мондый гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга карата аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы токсикоман Наркомания