Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районында 140 алкоголик исәптә тора

Район үзәк больницасының наркология кабинетында 140 кеше алкоголизм диагнозы белән исәптә тора. 11 сентябрь - Бөтенроссия аеклык көне буларак билгеләнә. Әлеге акция алкоголизм чиренең фаҗигасен аңлату, яшь буынны бу Һәлакәткә китерүче гадәттән кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен таныту максатында уза. Бүген алкоголизм зур проблемага әверелде, чөнки башка проблемалар фонында күпчелек спиртлы...

Район үзәк больницасының наркология кабинетында 140 кеше алкоголизм диагнозы белән исәптә тора.

11 сентябрь - Бөтенроссия аеклык көне буларак билгеләнә. Әлеге акция алкоголизм чиренең фаҗигасен аңлату, яшь буынны бу Һәлакәткә китерүче гадәттән кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен таныту максатында уза.
Бүген алкоголизм зур проблемага әверелде, чөнки башка проблемалар фонында күпчелек спиртлы эчемлекләрне чамадан тыш куллануга игътибар да итми. Ә бит алкоголизм киләчәк буыннарга да тискәре йогынты ясый.
-Нигездә, аракыны авыр хәлдә калган, тормышта үз урыннарын тапмаган, үзләрен беркемгә дә кирәге юк, дип санаучы кешеләр куллана башлый, - ди район үзәк больницасы врачы Зилә Минеголова. - Алкоголик үз сәламәтлегенә дә зыян китерә, гаиләсен дә кайгы - хәсрәткә сала. Алкогольле эчемлекләрне чамадан тыш куллану барлык организмны зарарлый, агулый. Спиртлы эчемлекләргә бәйлелек төрле авырулар китереп чыгара: гипатит, панкреатит, бавыр циррозы, рак, ашказаны - эчәк тракты авырулары һәм башкалар. Нәселдән нәселгә күчә торган генетик чирләр дә барлыкка килә. Спирты эчемлекләр аркасында Россиядә генә дә ел саен 600 мең кешенең гомере өзелә. Бу турыда көн дә сөйләргә кирәк. Аеруча яшь буында спиртлы эчемлекләргә карата тискәре караш тәрбияләргә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы аеклык көне алкоголик