Проблема бар

Чирмешән мәктәбе укучылары арасында наркоманнар юк

Район үзәк больницасында наркологта 5 наркоман һәм 2 токсикоман исәптә тора, наркотик матдәләр куллануга хирыс 4 кеше дә исәпкә куелган. Районда тагын ике шундый кеше барлыгы билгеле, тик алар әлегә исәпкә куелмаган. Наркотик куллануны профилактикалау-кисәтү һәм бу чирне иртә срокларда ачыклау максатында мәктәп укучылары (14-18 яшьлекләр) арасында тест үткәрелә. Аңа...

Район үзәк больницасында наркологта 5 наркоман һәм 2 токсикоман исәптә тора, наркотик матдәләр куллануга хирыс 4 кеше дә исәпкә куелган. Районда тагын ике шундый кеше барлыгы билгеле, тик алар әлегә исәпкә куелмаган.

Наркотик куллануны профилактикалау-кисәтү һәм бу чирне иртә срокларда ачыклау максатында мәктәп укучылары (14-18 яшьлекләр) арасында тест үткәрелә. Аңа керешкәнче яшүсмерләр арасында аңлату эшләре алып барыла. 15 яшькә кадәрге укучылар әти-әниләре рөхсәте белән генә тикшерелә.
Әлегә кадәр мондый тикшерү Татарстанда гына үткәрелсә, 2013 елның июнендә Россиядә дә моңа кагылышлы закон гамәлгә кергән.
-Былтыр 430 яшүсмер белән тестлаштыру үткәрдек. Бәхеткә, наркотик кулланучылар ачыкланганы юк,- ди район үзәк больницасының наркология кабинеты шәфкать туташы Галина Степанова.
Үткән ел, район мәгариф бүлегеннән бирелгән исемлек буенча, нарколог 106нчы һөнәр училищесы курсантларын, Лашман, Түбән Кармалка, Ивашкино, кадет-интернат мәктәбе, Иске Кади, Ульяновка, Туймәт, Бәркәтә, Күтәмә, 1нче Чирмешән урта мәктәпләре укучыларын тикшергән. Быел да мондый тестлау булачак.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Наркомания

Нет комментариев