Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән лицеенда салкын

Лицейда инде берничә көн рәттән дәресләрне кыскарталар. Сәбәбе - кабинетларда салкын. Әлеге мәсьәлә уңаеннан, ата-аналар соравы буенча, без лицей директоры Марат Могыйзовка мөрәҗәгать иттек. -Әйе, урамда һава температурасы түбән торгач, кабинетлар суынды,- ди Марат Әмир улы. -Кайбер кабинетларда температура 16 градуска кадәр төште. Без коммуналь хуҗалыкка да шалтыраттык, лицейга җылы...

Лицейда инде берничә көн рәттән дәресләрне кыскарталар. Сәбәбе - кабинетларда салкын.


Әлеге мәсьәлә уңаеннан, ата-аналар соравы буенча, без лицей директоры Марат Могыйзовка мөрәҗәгать иттек.

-Әйе, урамда һава температурасы түбән торгач, кабинетлар суынды,- ди Марат Әмир улы. -Кайбер кабинетларда температура 16 градуска кадәр төште. Без коммуналь хуҗалыкка да шалтыраттык, лицейга җылы үзәк котельныйдан килә, әмма анда температураны күтәрә алмыйбыз, диделәр. Шулай да слесарьлар килде, җылылык системасын карадылар.

Салкын булганда, без дәресләрне җылырак кабинетларда үткәрергә тырышабыз. Икенче аяк киемнәрен дә андый көннәрдә таләп итмибез, балаларга җылырак киенергә киңәш итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лицей