Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чаллыда батырларча үлгән малайның гаиләсенә ике фатир бүләк ителгән

2012 елның 5 маенда булган фаҗига әле күпләрнең хәтерендәдер. Фонтанга егелып төшкән 9 яшьлек Андрей Чурбановны коткарырга теләп, Данил Садыйков та суга сикерә. Менә шул вакытта малайларның икесен дә ток суга. Авыр хәлдә булган Андрейның гомерен саклап кала алсалар, Данилның гомере өзелә. Үлеменнән соң аны Батырлык ордены белән бүләкләделәр. Ә...

2012 елның 5 маенда булган фаҗига әле күпләрнең хәтерендәдер. Фонтанга егелып төшкән 9 яшьлек Андрей Чурбановны коткарырга теләп, Данил Садыйков та суга сикерә. Менә шул вакытта малайларның икесен дә ток суга.

Авыр хәлдә булган Андрейның гомерен саклап кала алсалар, Данилның гомере өзелә. Үлеменнән соң аны Батырлык ордены белән бүләкләделәр. Ә гаепле табылган "Горзеленхоз" хезмәткәрләрен шартлы рәвештә өч елга ирекләреннән мәхрүм иттеләр.
Әлеге хәлләрдән соң берничә ай вакыт узу белән ТР Дәүләт торак фонды Садыйковлар гаиләсенә көнкүреш җиһазлар белән 69,3 квадрат метр мәйданлы өч бүлмәле фатир тапшырды. Гаиләдә тагын бер бала тугач, аларга бушка тагын бер бүлмәле фатир бирелгән.
Моннан тыш, шушы еллар эчендә Татарстан Тикшерү идарәсе Садыйковлар гаиләсенең яңа ел каникулларына Мәскәүгә сәяхәтен, шифаханә һәм медицина үзәгендә дәвалануны да оештырган.
Сүз уңаеннан: Данил укыган 9 нчы мәктәп хәзер батыр малай исемен йөртә.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/52210-challyida-batyirlarcha

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фонтан горзеленхоз Данил Садыков ЯрЧаллы