Чирмешәндәге фонтан юлга да “киртә“
Чирмешәннең Карл Маркс һәм Нагорная урамнары киселешендә, нәкъ юл уртасында ясалган фонтан "эшсез тора".
Урынлы-урынсыз, байтак акча түгеп шау-шу белән әмәлләп төзеделәр аны. Бүген биредә бераз җыелган су нык пычранган, торбалар теләсә ничек аунап ята. Кыскасы, хуҗасызлыкка "һәйкәл".