Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Бәләкәй ут та зурга китәргә мөмкин

Быел язның өч аенда район территориясендә янгын чыгуның алты очрагы теркәлгән. Районның янгын часте хезмәткәрләре коры үләнгә һәм чүп-чарга капкан утны сүндерү өчен ике тапкыр юлга чыкканнар. - Җәй җитү белән янгыннар гел ешая. Корылык чорында хәтта бәләкәй генә ут чыганагы да зур янгынга сәбәпче булырга мөмкин. Коры үләннәрне, чүп-чарны...

Быел язның өч аенда район территориясендә янгын чыгуның алты очрагы теркәлгән. Районның янгын часте хезмәткәрләре коры үләнгә һәм чүп-чарга капкан утны сүндерү өчен ике тапкыр юлга чыкканнар.


- Җәй җитү белән янгыннар гел ешая. Корылык чорында хәтта бәләкәй генә ут чыганагы да зур янгынга сәбәпче булырга мөмкин. Коры үләннәрне, чүп-чарны яндыру аяныч нәтиҗәләргә китерә,- ди Чирмешән муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсенең өлкән инспекторы Андрей Фомин. - Еш кына, шул сәбәпле, торак йортлар, корылмалар янып китә. Утта кеше гомере дә өзелергә мөмкин.

Җәйге каникуллар вакытында балалар күп вакытларын урамда үткәрәләр. Учак та кабызалар. Нәтиҗәдә, уеннан уймак чыгарга да мөмкин. Җәйге чорда ата-аналарга балаларга карата аеруча игътибарлы булырга кирәк. Аларны үзләрен генә, караучысыз калдырмаска тырышырга.

Инспектор сүзләре буенча, күпчелек очракта, янгыннар халыкның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә салкын каравы нәтиҗәсендә дә килеп чыга. Кайбер хуҗалыкларда ут сүндергечләр, ком белән тартмалар, су белән савытлар юк.

Җәй - яллар вакыты да, күпчелек аны табигать кочагында үткәрергә ярата. Урманнарда да ут белән эш итү кагыйдәләрен катгый үтәргә кирәк. Сүндерелмәгән тәмәкене, шырпыны ташламаска, балаларга ут белән уйнарга юл куймаска, учакны күзәтүсез калдырмаска киңәш итәләр янгынчылыкка каршы эш хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined 01 хезмәте

2
X