Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңа Элмәледә ветеран укытучы илле бишенче уку елын башлады

74 яшьлек Анатолий Иванов мәктәптә инде илле дүрт ел математика укыта.

-Шушы көннәрдә медкомиссия үттем, сәламәтлегем бик яхшы, - ди ветеран. -Быел 32 сәгать бирделәр, өйрәнелгән эш, җиңдерермен дип торам.

Шахматта да бик оста Анатолий Митрофанович бөтен яктан әзерлекле, тирән белемле, беренче квалификация категориясенә ия, авторитетлы педагог. Гомумән, Яңа Элмәле мәктәбендә көчле укытучылар күп. Быел монда яңа белгеч эшкә кереште – Ивашкино кызы Мария Долгова башлангыч сыйныфларда укыта.

-Бу мәктәпне үзем сайладым, - ди ул. -Түбән Камадагы педагогик колледжда укыдым. Әле үзем дә яңа һөнәр үзләштерәм – машина йөртүче булырга телим. Аннары үз транспортымда йөрергә хыялланам.

Мария дүрт укучыга белем бирәчәк.

-Өченче балабыз Арсений беренчегә укырга килде. Инде яза, саный да белә, - ди әнисе Наталья Муськина. –Ике олы балабыз – студентлар, берсе Алабугада, икенчесе Мәскәүдә. Арсенийга бөтен кирәк-яракны алдык, бүләкләр дә булды.

Беренчеләргә районнан бүген дә, рәхмәт, бүләкләр – уку әсбаплары бирделәр. Тантаналы линейка бәйрәмчә узды.

-Бу уку елында укучылар саны узган елдагыдан икегә күбрәк, ягъни 33 үк, - ди мәктәп директоры Вячеслав Иванов. -Кадрларыбыз җитә, күбесе үз авылыбызныкылар. Котельныебыз ягу сезонына әзер, ашханәгә кирәкле азык-төлек кайтты. Иминлек чаралары да игътибар үзәгендә. Байтак җиләк-җимеш, яшелчә җыйдык.

Яңа Элмәле мәктәбе бинасы төзек, чиста, залларны эчтәлекле мәгълүмати стендлар, фоторәсемнәр бизи. Укы гына, балаларга бөтен шартлар тудырылган.

фото: автор

Яңа Элмәле мәктәбендә Белем көне үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев