Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Лашман мәктәбенең беренче сыйныфына 7 бала укырга керде

Бай тарихлы, данлыклы Лашман мәктәбендә быелгы уку елында 149 бала белем алачак. Аларның җидесе мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керде.

Ни кызганыч,  унберенче сыйныфта да бары  биш кенә бала. Аларның өчесе Лашманнан булса,  берсе  - Югары Кәминкәдән, берсе Туймәт авылыннан  йөреп укыячак.  Бу - авылдагы мәктәп тарихында иң аз санлы чыгарылыштыр. Ә бит заманында монда меңәрләгән бала укыган.

- Без 1977 елда дүрт параллель сыйныф булып тәмамладык, һәр класста утызлап бала иде, - диде мәктәптәге  Белем көне бәйрәменә килгән  якташыбыз, Себердә эшләүче Әмир авылы егете Миндар Әгъләмов.

Миндар Әгъзам улы һәрвакыттагыча юмартлык күрсәтте. Ул балаларга чаралар үткәрергә 113 мең сумлык, микрофонлы, тавыш көчәйткечле, динамиклы аудиоҗиһаз бүләк итте. Мәктәпнең элеккеге укучысы Җәлил Мөхәммәтшин да укытучылар коллективын әллә ничә тартма яңа ксерокс кәгазьләре белән сөендерде. Нәрсә дисәк тә, укытучыларның хәзер кәгазь эше күп, димәк, әлеге бүләк тә бик урынлы.

Белем көне һәркем өчен дулкынландыргыч. Әнә Ләйлә һәм Сирин Гыйльмановларның икенче балалары – уллары Самир беренче сыйныфка килгән.

- Бу көнне улыбыз да, без дә көттек. Хәзер күңелле мәшәкатьләребез артачак, - ди бу уңайдан  Самирның әнисе.

Беренчеләрне тәҗрибәле укытучы Илүзә Гайбадуллина кабул иткән.

- Илүзә Миндаровна, бүгенге укучылар элеккегеләрдән аерыламы? - дигәч.

- Бар инде аерма.  Хәзергеләр телгә осталар, рус телендә сөйләшүләре яхшы ук чарланган була. Холыкларына килгәндә, йомшаграк әйткәндә, хәзергеләр  үз-үзләрен бераз иркенрәк тоталар инде, - дип елмайды сыйныф җитәкчесе.

Лашман мәктәбе яңа уку елына яхшы ук “көязләнгән”: буйыйсын буяганнар, ремонтланасы урыннар ремонтланган. Ул районда бассейны булган бердәнбер мәктәп. Укучыларга 26 укытучы белем бирәчәк.

- Балалар, сезгә уңышлар телибез, илгә-көнгә  кирәкле, файдалы кешеләр булып үсегез. Тырышып укыгыз. Безнең мәктәпнең уңышлары шактый, әйтик, дәүләт имтиханнарын кабул итүче пункт буларак,  аз санлы укучылары булган мәктәпләр арасыңда быел республикада иң яхшы бишлеккә кердек, - диде  бәйрәмдә мәктәп директоры Илфат  Шәйдуллин.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев