Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Капиталь ремонтланган 1 нче Чирмешән мәктәбе кабат ачылды

1 нче Чирмешән урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары өчен 1 сентябрь икеләтә бәйрәм булды. Бу көнне мәктәп, капиталь ремонттан соң, янә үз ишекләрен ачты.

Белем бәйрәменә җыелучыларга мөрәҗәгать итеп, район җитәкчесе Рамил Айбатов республикада һәм шул исәптән безнең районда да белем бирүнең сыйфатын яхшырту өчен күп нәрсәләр эшләнә, дип ассызыклады.

- Районда мәктәп биналары төзекләндерелә, яңа җиһазлар, спорт инвентарьләре сатып алына, укучыларны тукландыру яхшыртыла. Мәктәбегез бик матур, якты, иркен, биредә белем алучыларга ул гел шатлыклы мизгелләр генә китерсен, алган белемнәрегез җәмгыятьтә үз урыныгызны табарга һәм кешеләргә файда китерерлек булсын иде. Илебез, республика җитәкчелегенә һәм үзебезнең депутат Хафиз Миргалимов  бик зур рәхмәт, - диде район башлыгы.

Район җитәкчесе бүген беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче биш сабыйга кирәк-яраклар тутырылган портфельләр бүләк итте.

Казаннан килгән кунак, республиканың Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов та бәйрәм кунакларын  Белем көне уңаеннан котлады, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын ирештерде.

Рөстәм Нуриәхмәтов та бүгенге бәйрәмгә буш кул белән килмәгән, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында биш укучыга спорт киемнәре тутырылган сумкалар - портфельләр бүләк итте.

Республика Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова да бәйрәм белән котлады.

Район үзәгендәге әлеге уку йортын төзекләндерүгә Татарстан җитәкчелегенең аерым йөкләмәләре кысаларында 131 миллион 985 мең сум акча бүленгән.

Идән, түшәм, стена, ишек-тәрәзәләр - барысы да заманча, җылылык, су, канализация линияләре яңартылган, яңа җиһазлар, матур пәрдәләр кабинетларга матурлык өсти. Спорт белән шөгыльләнергә дә мөмкинлекләр арткан, бәйрәмнәр үткәрү өчен мәйданчык ясалган.

Мондый матурлыкны булдырган төзүчеләргә бүген рәхмәт сүзләре күп яңгырады.

Мәктәп директоры Наталья Юрина әйтүенчә, мәктәптә нефтьчеләр грантына заманча химия кабинеты ясалган һәм җиһазландырылган. Бу эшкә 6 миллион сумнан күбрәк акча тотылган.

Быел мәктәптә 344 укучы белем алачак, беренче сыйныфка 28 бала кергән.

- Кызыбыз Дарина беренче сыйныфка укырга керде. Аның шундый матур мәктәптә белем алуына без бик шат. Кабинетлары якты, иркен, - диде Чирмешәндә яшәүче Ирина Нургатина.

43 ел мәктәптә математика укыткан Людмила Тудиярова да бүген бәйрәмгә килгән.

- Мин 1975 нче елны эшли башлаганда балалар бик күп иде, хәтта дүртешәр параллель булды. Без өч сменада эшли идек. Һәр сыйныфта 30ар бала укыды, - диде Людмила Николаевна. – Хәзер укытучылар һәм укучылар өчен дә искиткеч яхшы шартлар булдырылган. Кызганыч, мәктәпләрдә балалар саны гына кими.

Танатаналы линейкадан соң район җитәкчесе өлкән сыйныф укучылары белән очрашты, аларга районның киләчәккә планнары турында сөйләде, сорауларга җавап бирде.

Шул ук көнне район башлыгы Рамил Айбатов Казаннан килгән кунаклар белән Бәркәтә авылында узган Белем бәйрәмендә дә катнашты. Биредә яңа уку елында 67 укучы белем алачак, 1 нче сыйныфта биш укучы була.

Рамил Тәлгать улы һәм Рөстәм Хөсәен улы мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче укучыларга бүләкләр тапшырдылар. Людмила Николаевна мәктәп коллективына Республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

ФОТОРЕПОРТАЖ

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев