Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешән районының җиңү яулаган укучылары театрга барачак

Районыбызның ике укучысы “Сәләткә нур булган йолдызлар” бәйгесендә җиңү яуладылар. Балалар анда шигырьләр, мәкаләләр язып җибәргәннәр.

Нәтиҗәдә  Чирмешән лицееның 8 сыйныф укучысы Нурфат Газыймҗанов (ул Лашман авылыннан) “Шигърият» номинациясендә - беренче, «Публицистика» номинациясендә икенче урынга лаек булды. Ә Кармыш мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Алия Якупова  “Проза” номинациясендә 3 урын иясе. Уңышка ирешкән якташларыбызны дипломнар, бик күп китаплар һәм Казандагы Галиәскар Камал исемендәге театрга билетлар белән сөендергәннәр.

Нурфат һәм Алия катнашкан Флүс Латыйфи исемендәге әлеге әдәби бәйге сәләтле яшь авторларның татар әдәбияты өлкәсендәге иҗади потенциалын үстерүгә ярдәм итү һәм сәләтле балаларны, яшьләрне әдәбият өлкәсендә ачыклау, аларга үсештә практик ярдәм күрсәтү максатында оештырыла. Ул биш номинациядә уздырыла: шигърият, проза, балалар әдәбияты, драматургия һәм публицистика.

Рәзилә Шәрифуллина фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев