Районның 26 мәктәбендә белем алучы 1760 бала 27 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр ял итәчәк.
Район мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, бу чорда Әккәрәй һәм Ивашкино мәктәпләрендә “Халыклар дуслыгы” дип аталган, ә Чирмешән лицеенда “Яшь патриот” мәктәп лагерьлары эшләячәк. 11 көнгә сузылачак ялларда барлык мәктәпләрдә дә түгәрәкләр һәм имтиханнарга әзерләнү буенча консультацияләр эшчәнлеге дәвам иттерелә.
Марат гомәров фотосы.
Нет комментариев