Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешән районының китап сөючеләрен Казанда бүләкләгәннәр

Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" һәм XIII дөньякүләм "Әдәби марафон" китап укучылар проектында безнең районнан да байтак китап сөюче катнашып, аларның 9сы финалга узган.

Бу бәйгедә катнашучылар географиясе тагын да киңәйгән, анда Россия төбәкләреннән генә түгел, чит илләрдән дә татар әдәбияты белән кызыксынучылар катнашкан.

Финалистларны Казан шәһәрендә, “Пирамида” күңел ачу үзәгендә бүләкләгәннәр. Марафонга китаптан башка тора алмаучы, әдәбиятны сөюче меңнән артык  җанатар җыелган.

Финалга үткән, бүләкләнгән якташларыбыз менә кемнәр: Гөлнара Галимова (Чирмешән), Мәдинә Галимова (Иске Үтәмеш), Рушания Гыйрфанова (Иске Кади), Гөлшат Әгъләмова (Әмир), Люция Җиһаншина (Югары Кәминкә), Алия Кәлимуллина (Иске Кади), Ләйсән Маслахова (Лашман), Галия Мөксинова (Иске Кади),  Лилия Хөснетдинова (Югары Кәминкә).

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев