Кишер ютәлдән дәвалый?
Кишер — үсеп килүче организм өчен файдалы яшелчә. Шул ук вакытта ул күп кенә авырулардан да дәва. Әйтик, ангина, стоматит, уртлар ялкынсынган вакытта кишер суты белән авызны һәм тамакны чайкыйлар. Томау төшкәндә дә аның белән дәваланучылар бар.