Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Йолдызлар җирдә кабына

1 июнь, Халыкара балаларны яклау көнендә Татарстан Рес­публикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Йолдызлык - Созвездие 2015" фестивалендә җиңүчеләргә стипендияләр тапшырды. 2015нче елны фестивальгә 15 ел булды. Шәһәр масштабында яшьләр чарасы булып башланып киткән чара, бүген фестиваль, россиякүләм зур мәдәният күренешенә әверелде. Республика Президенты "Йолдызлык - Созвездие" фестивален Россиядә...

1 июнь, Халыкара балаларны яклау көнендә Татарстан Рес­публикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Йолдызлык - Созвездие 2015" фестивалендә җиңүчеләргә стипендияләр тапшырды.

2015нче елны фестивальгә 15 ел булды. Шәһәр масштабында яшьләр чарасы булып башланып киткән чара, бүген фестиваль, россиякүләм зур мәдәният күренешенә әверелде. Республика Президенты "Йолдызлык - Созвездие" фестивален Россиядә иң уңышлы проектларның берсе дип саный.
Стипендиатлар арасында якташларыбыз булмаса да, чирмешәнлеләр фестивальдә ел да актив катнашалар һәм призлы урыннарга лаек булалар. Безнекеләрнең "вокал", "хореография", "конферанс" номинацияләрендә җиңү яулаганнары бар. Кайбер "йолдызчыкларыбыз" инде мәктәпне тәмамладылар, мәдәният уку йортларында укыйлар, зур сәхнәләрдә чыгыш ясыйлар.
Чирмешән кызы Ләйсән Галләмованы, мөгаен, районның "беренче карлыгачы" дип буладыр. Булачак җырчының таланты нәкъ фестиваль концертларында чыгыш ясап ачылды дип була. Ләйсән "Йолдызлык"та берничә тапкыр җиңү яулады, гала -
концертларда катнашты. Инде ул башкаланың мәдәният университетын тәмамлады. Ләйсән катнашында клиплар да төшерелгән.
-Минем тормышымда "Йолдызлык" зур роль уйнады, - ди Ләйсән. - Бала чактан ук фестивальдә чыгыш ясап, тәҗрибә туп­ладым, үземне сәхнәдә тотарга өйрәндем. Фестиваль бит ул үзенә күрә тәҗрибә уртаклашу, аралашу урыны да. Башкаларның чыгыш ясаганын күзәтеп торасың да, үзеңә "урок" аласың.
Әүхәдиев исемендәге Казан музыка колледжында белем алучы Рузилә Булатова да "Йолдызлык - Созвездие" фес­тивалендә өч ел рәттән призлы урыннар яулады, шулай ук гала -
концертларда да сәләтен күрсәтте. Ул быел җиңүчеләр сафында, зона турында - беренче, ә республика күләмендә - икенче урын иясе. Рузилә быел "Татар моңы" бәйгесенең дә лауреа­ты булды.
Быел Аксубайда узган фестивальнең зона этабында "вокал" номинациясендә, Рузиләдән тыш, Снежана Иләева, Айнур Галләмов, Айназ Камалов, Яна Ра­зукова, Зәринә Назыйрова, Мәликә Галимова, Алсу Сәлахова, Гөлназ Гатина, Евгения Герасимова, Денис Журавлев та чыгыш ясаганнар. Айнур белән Гөлназ махсус призга лаек булганнар.
"Хореография" номинациясендә балалар сәнгать мәктәбенең "Бәхетле балачак" Һәм "Бәллүр туфли" коллективлары сәхнәгә чыккан. "Бәхетле балачак" өченче урын алып, Казанда узган концертта да чыгыш ясады.
Конферансьеларыбыз да сы­натмадылар. 5 яшьлек Герман Селиванов махсус приз иясе, ә Кирилл Севастьянов белән Асель Гыйниатуллова икенче урында.
-"Созвездие - Йолдызлык" ачык республика телевизион эстрада сәнгате яшьләр фестивале Татарстан Президенты патронажы астында үтә, - ди район мәдәният бүлеге начальнигы Илһам Галимов. - Рөстәм Миңнеханов талантларга ярдәм итүгә зур игътибар бирә. "Йолдызлык" фестивале сәхнәне якын иткән балалар өчен иҗат Олимпына менә дигән трамплин. Фестиваль яңа талантларны ачарга мөмкинлек бирә. 15 ел дәвамында анда безнең районнан да йөзләгән бала катнашты. Берничә ел рәттән фестивальнең зона туры безнең районда узды.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы йолдызлык сәхнә