Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Якты Тауда “Могҗизалар кыры”нда уйнаганнар

Якты Тау авылы мәдният йортына җыелган халыкка үзләрен “Могҗизалар кыры” уенында сынап карау җае чыкты.

Әлеге чараны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын йомгаклап, Якты Тау, Югары Чегодай, Иске Үтәмеш, Иске Кади, Утыз Имән һәм Урманасты Үтәмеш авыллары китапханәчеләре оештырды. Уенчылар туган телләр темасына багышланган сорауларга җаваплар эзләде. 70 яшьлек Динә апа Мөслихова иң тапкыр булып танылды, ул “Могҗизалар кыры” җиңүчесе.

-Китапханәчеләр тамашачыларга әдәби жанрлар турында сөйләделәр, аларны китап күргәзмәсе белән таныштырдылар һәм презентация күрсәттеләр, - ди Иске Кади авылы китапханәчесе Рушания Гыйрфанова. – Яр Чаллыда яшәүче авылдашлары Фәрит Морзаханов үзе ясап, авыл мәдәният йортына бүләк иткән кечкенә сандык кунакларда зур кызыксыну уятты. Чигүле сөлгеләр, милли орнаментлар белән бизәлгән зал, музыкаль чыгышлар уенчыларны җиңүгә рухландырды.

Рушания Гыйрфанова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев