Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Якты Тау сәхнәсендә - “Әниләр һәм бәбиләр”

Бу авылның мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәр белән берлектә, 8 Март бәйрәменә авыл халкына һәм кайткан кунакларга зур бүләк ясадылар.

Бәйрәм кичендә авыл мәдәният йортының тамаша залында алма төшәрлек тә урын калмаган. Авыл халкы, кайткан кунаклар барысы да Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” спектаклен карарга җыела.

70 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыенучы Динә апа Мөслихова баш врач ролен шундый оста итеп башкарды. Башка рольләрдә уйнаучы Саимә Морадыймова, Нина Хәмидуллина, Галия Сәрварова, Әлфия Кәлимуллина, Гөлсирин Йосыпова, Иркәнур Сафина, Ләйсән Нотфуллиналарның осталыкларына сокландык. Алар спектакль белән башка авылларга да барырга ниятлиләр.

-Авылыбыз артистларына олы рәхмәтләр җиткерәсе һәм мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәсе килә, - ди Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Фәния Мифтахова.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев