Яңа Элмәле мәдәният йорты директоры Александра Ильдирякова Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Александра Григорьевнага бу бүләкне Нурлатта узган "Уяв" бәйрәмендә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырган.
-Александра Ильдирякова 25 ел мәдәният йорты директоры булып эшли, ул "Пилеш" ансамбле җитәкчесе дә,- ди район мәдәният бүлеге...
Яңа Элмәле мәдәният йорты директоры Александра Ильдирякова Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Александра Григорьевнага бу бүләкне Нурлатта узган "Уяв" бәйрәмендә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырган.
-Александра Ильдирякова 25 ел мәдәният йорты директоры булып эшли, ул "Пилеш" ансамбле җитәкчесе дә,- ди район мәдәният бүлеге начальнигы Илһам Галимов.- Үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкара. Мәдәният йорты коллективы барлык чараларда да актив катнаша, район, республика конкурсларында чыгыш ясап, призлы урыннарга да лаек булдылар. Монда мәдәният йорты директорының да өлеше зур.