Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яңа Элмәле авыл мәдәният йорты – район фестивале җиңүчесе

ТАССРның 100 еллыгына багышланган, “Горурлыгым минем – Татарстан” исеме астында узган “Туган як җәүһәрләре”-“Жемчужины родного края” халык иҗатының район фестивале тәмамланды. Биш айга сузылган әлеге чарада 35 оешмадан (район үзәге оешмалары һәм авыл мәдәният йортлары) 1200 дән күбрәк кеше сәхнәгә чыккан, 600 дән күбрәк концерт номеры күрсәтелгән, 120 се йомгаклау концертына сайлап алынган.

Өч көнгә сузылган гала-концертта быел да фестивальннң җиңүчеләренә генә түгел, ә иң актив тамашачыларга да бүләкләр тапшырдылар. Чирмешәннән Роза Зайцева һәм Гөлшат Фәсхетдинова район мәдәният йортында була торган концертларга еш йөриләр, смотр кысаларында  чыгыш ясаучыларны игътибарсыз калдырмаганнар.

Елдагыча, җиңүчеләрне авыл мәдәният йортлары һәм район үзәге учреждениеләре арасында билгеләделәр.

Яңа Элмәле авыл мәдәният йорты (директор – Александра Ильдирякова) смотр-фестивальнең җиңүчесе дип танылды.

Ульяновка (директор - Нина Ефимова), Утыз Имән (директор – Рушания Әминова) һәм Иске Үтәмеш (директор – Резеда Галиева) авыл мәдәният йортлары һәм авылара үзәк китапханә (директор – Рузилә Минхәерова), өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты (директор – Илшат Закиров) коллективлары икенче урынга ия булдылар.

Кармыш (директор - Ильяс Мөбирдин), Иске Элмәле (директор – Вера Захарова), Лашман (директор – Гүзәл Шакирова) авыл үзешчәннәре һәм Чирмешәннең “Әкият” балалар бакчасы (мөдире – Зөлфия Әхмәтҗанова), “Игелекле йөрәк” халыкка хезмәт күрсәтү үзәге (директор – Фирдәүс Морадыймова), 1 нче Чирмешән урта мәктәбе (директор – Виктор Плотников)  өченче дәрәҗә Дипломнар ияләре.

Яхшы чыгыш ясаган өчен, Әккәрәй (директор – Лидия Квакова), Түбән Кармалка (директор –Ирина Мортазина), Күтәмә (директор - Марина Лазарчук), Туймәт (директор –Ралия Бәдертдинова), Югары Кәминкә (директор –Лилия Хөснуллина ) авыллары мәдәният йортларының үзешчән сәнгать коллективларына оештыру комитетының Мактау грамоталары  һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырыла.

Оештыру комитетының Мактау грамоталарына  һәм кыйммәтле бүләкләргә Чирмешәннең “Каенкай” (мөдире – Әлфия Гыйләҗева), “Чишмәкәй” (мөдире – Алсинә Әхмәтвәлиева), “Ландыш” (мөдире – Гөлфия Ибәтова), “Ромашка” (мөдире – Фәридә Назаметдинова) балалар бакчалары, Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты (директор - Рафаэль Сөләйманов), Чирмешән лицее (директор -Марат Могыйзов) үзешчән сәнгать коллективлары лаек булды.

Гала-концертта аерым номинацияләрдә җиңүчеләргә дә грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар

Номинацияләрдә җиңүчеләр:

“Иң яхшы гаилә ансамбле”: Пестовлар гаиләсе (район мәдәният йорты), Туктамышевлар гаиләсе (Югары Кармалка), Хәмидуллиннар гаиләсе (Түбән Чегодай), Семайкиннар гаиләсе (Күтәмә).

“Иң яхшы музыкаль гаилә”: Мортазиннар гаиләсе (Түбән Кармалка).

“Хорда иң яхшы җырлау”: Иске Кади авылы мәдәният йортының, Чирмешән лицееның, Чирмешән үзәк больницасы, Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы, 2 нче Чирмешән урта мәктәбенең, кадетлар мәктәп – интернатының   хор коллективлары.

“Иң яхшы вокал-җырчы”: Андреевкадан Андрей Киселев, Шешминкадан  Ольга Коченкова, Светлана Гладкова, Югары Кәминкәдән Лилия Мисбахова, Роза Җиһаншина, Мәдинә Шәмсетдинова, Иске Кадидан Фазыйл Нуретдинов, Дамир Нуретдинов һәм Розалия Әһлиуллина дуэты, Ринат Кәлимуллин, Светлогорскидан Рафик Бикулов һәм Гөлсинә Җиһангирова, Бәркәтәдән Марат Сәйфетдинов, Мөсәвәрә Садыйкова, Рәдис Хәсәнов, Күтәмәдән Марина Лазарчук, Светлана Борисова, Түбән Кәминкәдән  Ильвир Гарифуллин, Фәнис Гафиятуллин, Казанкадан Надежда Дерябина, Урманасты Үтәмештән Хәлил Вафин, Түбән Чегодайдан Илмир Минәбетдинов; Гөлнәзирә Галиуллина, Алсу Гафурова һәм Мәликә Галимова триосы, “Татэнергосбыт” җәмгыятеннән Елена Ланкина, район кулланучылар җәмгыятеннән Илһам Мусин, Ульяновкадан Ольга Сурикова һәм Дмитрий Никитин дуэты, Чирмешән лицееннан Лилия Шәйхетдинова, , Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалыннан Марат Яббаров, район мәдәният йортыннан Фәнил Зыятдинов, Рүзал Мусин, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатыннан Светлана Грачева, Диана Юртаева.

“Иң яхшы хореография коллективы”: “Бәхетле балачак” хореография коллективы (балалар сәнгать мәктәбе), Чирмешәннең “Ландыш”, “Каенкай”, “Чишмәкәй”, “Ромашка” балалар бакчаларының бию коллективлары.

“Халык горе-гадәтләрен яңарту”: “Ак калфак” фольклор коллективы (Түбән Кәминкә), “Лемзер” вокаль ансамбль (Иске Котыш).

“Халык гореф-гадәтләрен саклау”: “Умырзая” фольклор коллективы (район мәдәният йорты), “Щелкусь” коллективы (Әккәрәй), баянистлар квартеты (район мәдәният йорты), Ваһап Кәримов (Чирмешән лицее), Мәрьям Дәүләтшина (Түбән Чегодай),

“Нәфис сүз остасы”: Мөгазәмә Мисбахова (Югары Кәминкә), Камилә Будкова (Бәркәтә), Сергей Страдухин (Казанка), Айбулат Таҗиев (Яшәүче).

“Иң яхшы вокаль ансамбль”: “Яшьлек” (Югары Кәминкә), “Яшь йөрәкләр” (Югары Кәминкә), “Ручеек” (Андреевка), “Ой, калина” (Шешминка), “Тансык” (Әмир), “Зөбәрҗәт” (Түбән Чегодай), “Деревенька” (Казанка), “Шанкарав” (Сосновка), “Надежда” (Девичья Поляна), “Хавас” (Әккәрәй), “Черемушка” (Иске Котыш), “Мерчень” (Ивашкино), “Асыльяр” (Иске Кади), “Гөлкәй” (Бәркәтә), “Дуслык” (Туймәт), “Сударушка” (Күтәмә),  “Реченька” (Күтәмә), “Криница” (“Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” җәмгыяте), “Ветеран” (район мәдәният йорты), “Яшьлек” (башкарма комитет), Чирмешән лицееның рус һәм татар, Чирмешәннең “Ландыш”, “Чишмәкәй”, “Каенкай”, “Ромашка” балалар бакчаларының, “Мамочки”  (яшьләрнең ял итү үзәге),  кадетлар мәктәп –интернатының вокаль ансамбльләре; “Яшьлек” (Лашман),  “Невада” (яшьләрнең ял итү үзәге) вокаль-инструменталь  ансамбльләре.

“Иң яхшы фольклор коллектив”: “Умарина” (Мордва Афонькәсе).

“Программаны иң яхшы алып баручы”: Лилия Хөснуллина (Югары Кәминкә), Гөлшат Әгъләмова (Әмир).

“Автор җырын иң яхшы башкаручы”: Әмир Гарифуллин (Түбән Кәминкә).

“Иң яхшы музыкаль бизәлеш”: Илһам Мортазин (район мәдәният йорты), Екатерина Туктамышева (Әккәрәй), Нияз Гайнуллин ( Түбән Кәминкә).

“Иң яхшы халык уен кораллары ансамбле”: балалар сәнгать мәктәбеннән “Көмеш кыллар” гитарачылар ансамбле , “Рапсодия” инструменталь ансамбле.

“Авылда мәдәнияткә ярдәм күрсәтү”: Мингәрәй Әминов (Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы), Рәфхать Фәттахов (Лашман авыл җирлеге башлыгы).

“Иң яхшы театральләштерелгән тамаша”: “Рус әбиләре” дуэты, (Шешминка), Рузилә Мөхтәсимова (Иске Кади), Ралия Бәдертдинова (Туймәт).

Автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешәндә район халык иҗаты фестивале җиңүчеләре чыгыш ясый (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев