Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Утызимәнлеләр кызыграк шаяртканнар

Утыз Имәннең “Без авыл малайлары” командасы “Шаяннар һәм тапкырлар клубы”ның беренче уеннарында җиңү яулаган һәм финалга узган.

Утыз Имәндә оештырылган “ШТК”ның беренче бәйгесендә бу авылның “Без авыл малайлары”, Иске Кадидан “Кади коткаручылары”, Иске Котыштан “Котыш галустяннары”, Девичья Полянадан “Охотники за удачей”, Иске Элмәледән “Большевички” командалары көч сынашты.

-Барлык командалар да бәйгегә бик  яхшы әзерләнгәннәр, - ди район мәдәният йорты методисты Альмир Жораев. – Музыкаль бизәлешкә дә,  сәхнә костюмнарына да игътибар биргәннәр. Утыз Имән командасын авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов үзе җитәкләде, Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Илназ Мөхетдинов уеннарда гаиләсе белән катнашты. Сүз уңаеннан, финалга бер генә команда сайланырга тиеш булса да, бу зонадан “Кади коткаручылары” финалда катнашу өчен махсус чакыру алды.

Бәйгедә аерым номинацияләр буенча җиңүчеләрне дә билгеләделәр. “Иң яхшы команда” номинациясендә Иске Котыш командасы җиңүче дип танылды, “Иң яхшы капитан” исеменә Иске Элмәледән Вера Захарова лаек булды, Девичья Полянадан Евгений Етрифанов “Иң яхшы артист”.

Гөлгенә Харисова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев