Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Туймәт авылында артистлар күп

Соңгы елларда мәдәният йортларының ачылмавы, эшләмәве турында бик күп язалар. Ә менә мин Туймәт авылы мәдәният йорты турында алай диеп әйтмәс идем. Анда бик тырыш, үз эшләрен белеп, яратып башкаручылар хезмәт куя.

Аларның берсе - минем әнием, мәдәният йорты директоры Ралия Бәдртдинова, ә икенчесе - сәнгать җитәкчесе Илсөяр Гатина. Әни хуҗалык эшләре өчен җавап бирсә, Илсөяр апа сәхнә тормышын күбрәк кайгырта. Икесе дә менә дигән артистлар: әни - алып баручы, Илсөяр апа - җырчы. Әни материаллар туплап, сценарий язса, Илсөяр апа, биюләр әзерләп, җырлар өйрәтүче. Кызыклы скетчлар, спектакльдән өзекләр әнидән башка кызык түгел сыман, ә Илсөяр апа җырламаса, сәхнәнең яме юк. Авыл артистлары бер-берсе белән бик дуслар һәм ахирәтләр дә. Эч серләрен, шатлыкларын, борчуларын бер-берсе белән сөйләшеп яшиләр. Бүген алар көндә Казан мәдәният һәм сәнгать институтында соңгы курста икенче югары белем алалар.

Мәдәният йортында “Хыял”, “Яз”, “Дуслык”, “Бәйрәм” “Яшьлек” бию ансамбльләре бар. Анда олымы, яшьме булуына карамастан, бөтенесе актив катнашалар. Авыл ир-егетләре җырлыйлар да, бииләр дә, үзләренчә бөтен эшне булдыралар. Аларсыз сәхнәнең яме дә булмас иде, минемчә. Җырлаулары да, биюләре дә башка төрле, ә хатын-кызлар үзләренең фантазияләре белән сәхнәне гөрләтеп торалар. Күрше авылларга бара башласалар, моңа иң беренче ир-егетләр риза була. Ел саен үзешчәннәр смотрларында “Хыял” ир-егетләр ансамбле җиңүчеләр арасына керә, хатын-кызлар алардан бер дә калышмыйлар.

Аларның һәрберсенең үзләренә атап тектергән костюмнары, күлмәкләре генә дә сәхнәгә өстәмә ямь биреп тора. Әни белән Илсөяр апа аларның һәрберсенең юбилей даталарын, туган көннәрен зурлап, чәй табыннары артында билгеләп, бүләкләп үтәләр, рәхмәтләрен җиткерәләр. Рәхмәт әйтмәслек тә түгел, катнашучыларыбыз барысы да җаваплы эштә, әле өйгә кайткач гаиләсе, мал-туары да бар дигәндәй.

Авыл җирлеге башлыгы Айдар Бәхтияр улы Кәримов та бик өлгер һәм тырыш кеше. Эшендә дә, халык арасында да абруйлы ул, үзешчән сәнгатьтә оста артист: җырлый, бии, кыскасы, барысын да булдыра.

Инзилә Бәдретдинова.

Туймәт авылы.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев