Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Смотр башланды

"Туган ягым минем - Чирмешән!" халык иҗаты район фестиваленең беренче туры Югары Чегодай авыл мәдәният йортында башланып китте. Үзешчәннәр смотрын лашманлылар ачып җибәрде. "Аулак өй" театральләштерелгән тамаша җыр - бию белән үрелеп барды. Сәхнәдә яшьләрнең күп булуы сөендерә. Быел Әмир авылы үзешчәннәре тәкъдим иткән концерт номерлары беркемне дә битараф калдырмады,...

"Туган ягым минем - Чирмешән!" халык иҗаты район фестиваленең беренче туры Югары Чегодай авыл мәдәният йортында башланып китте.


Үзешчәннәр смотрын лашманлылар ачып җибәрде. "Аулак өй" театральләштерелгән тамаша җыр - бию белән үрелеп барды. Сәхнәдә яшьләрнең күп булуы сөендерә.

Быел Әмир авылы үзешчәннәре тәкъдим иткән концерт номерлары беркемне дә битараф калдырмады, аеруча баянда уйнап башкарган җырлар һәр тамашачының күңеленә үтеп керде.

Мордва Афонькәсе һәм Лагерка мәдәният йортлары үзешчәннәре, нигездә, чуваш, мордва телләрендә чыгыш ясадылар. Әмма залда утыручылар, кайбер сүзләрне аңламасалар да, җырларны алкышларга күмделәр. Сүз уңаеннан, быел Мордва Афонькәсенең "Умарина" фольклор ансамбле оешуына 50 ел тулган.

Соңгы елларда Түбән Чегодай авыл үзешчәннәре дә смотрда актив катнашалар. Ел саен яңа талантларны җәлеп итәләр.

Ә менә Урманасты Үтәмеш үзешчәннәрен быел аеруча мактап үтәсе килә. Әлегә кадәр үткән фестивальләрдә авыл данын бер - ике кеше генә якласа, быел алар халыкны туплый алганнар. Дөрес, сәнгать номерлары сыйфат ягыннан әле ахыргача эшләнеп бетмәгән.

Җитешсезлекләр, билгеле, башка коллективларның чыгышларында да сизелде. Әмма беренче коймак төерле булмады, үзешчән артистларның чыгышлары яхшы тәэсирләр калдырды.

Югары Чегодай авыл мәдәният йорты директоры Рәүф Җиһаншин быел 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре үзенең моңлы җырларын тәкъдим итте.

Зона турлары Бәркәтә һәм Иске Кади мәдәният йортларында да үтте.

Бәркәтәдә, хуҗалар белән беррәттән, Туймәт, Түбән Кәминкә, Югары Кәминкә, Кара Чишмә, Кармыш, ә Иске Кадида Утыз Имән, Иске Котыш, Светлогорск авыллары үзешчәннәре чыгыш ясады.

"Гомумән алганда, үзешчән коллективлар смотрга яхшы әзерләнгәннәр. Мәдәният хезмәткәрләре авыл халкын сәхнәгә тарта алганнар. Яңа талантлар ачылды, кызыклы концерт номерлары да тәкъдим ителде.

Концертларда төрле һөнәр ияләре катнашуы да сөендерә", - ди район мәдәният бүлеге начальнигы Илһам Галимов.

Бүген Ивашкино мәдәният йортында Күтәмә, Әккәрәй һәм Ивашкино үзешчәннәре чыгыш ясаячак.

Гөлсирә Шәрифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Смотр башланды

2
X