Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Рифкать Гомәровның баяны Чирмешәндәге туган як тарихы музеенда саклана

Туган як тарихы музеенда якташыбыз, танылган баянчы, “Саз” ансамблен оештыручы Рифкать Гомәровка багышланган күргәзмә эшли. “Йөрәкләрне җылытучы йолдыз” (“Звезда, согревающая сердца”) исемле күргәзмә аның 80 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган.

“Саз”ны оештыручы, җитәкләүче, оста баянчы, Кара Чишмә авылы егете Рифкать Гомәровның баяны бүген туган як тарихы музеенда саклана. Аны авылдашы Илдар Кыямов бүләк иткән, илне гизгән бу музыка уен коралы күргәзмәнең төп экспонаты. Шунда ук Рифкать Габделәхәт улының шәхси фотолары, аның турындагы язмалар район һәм республика газеталарында еш  урын алган. Музейда баянчының вафатыннан соң, аның истәлегенә 1997 елда оештырылган концертка афишаны да күрергә була.

Рифкать Гомәров 1967 елда “Тасма” сәнгать берләшмәсе клубында күп тавышка җырлый торган “Саз” кызлар вокаль ансамбле оештыра. Ансамбльгә җырчыларны мәктәпләрдән, техник уку йортларыннан җыя ул.

Рифкать Гомәров җитәкчелегендәге “Саз” ансамбле киң танылган һәм бөтен татар дөньясының мәхәббәтен яулаган. Аларга СССРда гына түгел, Вьетнамда, Кытайда, Төньяк Кореяда, Алманиядә, Болгариядә, Румыниядә, Чехословакиядә һәм Германиядә дә тамашачылар кул чапкан.

Танылган баянчыны туган авылында онытмыйлар, Кара Чишмәдә аның икетуган абыйсы Рәис абый Гомәров яши.

-Рифкатьнең әтисе сугышта үлде, ул 5 яшендә әнисез дә калды. Аны әбисе белән бабасы үстерде, соңрак абыйсы тәрбиясенә калды, - диде Рәис абый. – 7 сыйныфны бетергәч, Гариф бабай үз улы белән бергә аны да Казанга алып барып, укырга урнаштыра. Баян тартырга яраткан егет шунда музыка өлкәсенә кереп китә дә инде. Без егет вакытта авылга кунакка еш кайта иде Рифкать, концертлар белән дә кайтканы истә.

Рифкать Гомәровның күршесе, озак еллар авыл китапханәсендә эшләгән Мәдинә апа Яруллина да истәлекләре белән уртаклашты: - Рифкать абый безнең күршедә үскән, әти ягыннан туган да тиешле. Әти Казанга эш белән барганда аның янында кунып та кала иде. Рифкать абыйның безнең авылга Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Хәдичә Гыйниятовалар, соңрак “Саз” ансамбле белән килгәне хәтердә. Халык клубка гына сыймагач, колхоз правлениесе янында машина арбасын сәхнә итеп, эскәмияләргә утырып карый идек ул оештырган концертларны.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X