«Килен»гә иптәш сайлыйбыз
Халык телендә «килен» дип йөртелгән кер юу машинасына иптәшкә «икенче килен» дә аш бүлмәсе түрендә урын алды. Хәзер күпчелек хуҗабикәләр савыт-саба юуны да машинага тапшырды. Рәхәткә тиз ияләшәсең бит! Хатын-кызның ярты гомере савыт-саба юып үтә, дип юкка гына әйтмиләр. «Ирләрнең тыныч һәм рәхәт яшиселәре килсә, хатыннарына савыт-саба юу машинасы алсыннар», – дип шаярта көнкүреш техникасы сату челтәре консультанты Радик Гыйльмиев.